Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчаларына бәя арта-компенсация түләнә

Бер-бер артлы туып торган яңа кануннарны, бәяләрнең артып торуын шулай кирәктер инде, диеп кабул итүдән башка чара юк.

Соңгы вакытларда ел башыннан ясле-бакчаларга түләүләр артачагы әти-әниләр күңелендә борчу тудырды. Әмма, шуны да онытмыйк, хөкүмәтебез түләүләрнең бер өлешен өстәмә компенсация төрендә кире кайтару турында карар чыгарды. Бу юлысы балалар бакчасына түләү 12 процентка артачак. Түләүләрнең шактый өлеше өстәмә компенсация рәвешендә кайтарылу үз көчендә калачак. Бу хакта район халкын социаль яклау идарәсенең матди ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Хисамова менә ниләр сөйли:

-Билгеле булганча, улы-кызы балалар бакчасына йөргән ата-аналар нарасыйны карау һәм тәрбияләү өчен ай саен акча түли. Яңа елдан ата-ана түләүләре янә арта, әмма ике төрле компенсация каралган. Беренче төр компенсация инде 2007 елдан бирле гамәлдә. Ата- аналар беренче, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелгән сумманың 20, 50 һәм 70 проценты күләмендә компенсация ала. Шулай ук, агымдагы ел башыннан һәр кеше башына керем 20 меңнән артмаган гаиләгә өстәмә компенсация түләнә башлады. Бу хакта әти-әниләр барысы да хәбәрдар. Ә инде беренче тапкыр нарасыен балалар бакчасына китергән әти-әниләргә мәгълүматны урында җиткерәләр. Шуңа да борчылырга кирәкми. Барлык төр компенсацияләрне алу өчен документлар тапшыру вакыты 6 айга бер каралган. Бу әти-әниләргә дә уңайлы. Өстәмә компенсация алу өчен кирәкле документлар: гаиләдәге барлык балаларның да туу турында таныклыклары күчермәләре, гаилә керемен күрсәтә торган ата-аналарның эш урыныннан алты айга белешмә, балалар бакчасы белән төзелгән килешүнең күчермәсе, компенсация күчәчәк банкның счет номеры һ.б. Өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон номеры: 2-25-80. Бүгенге көндә район буенча компенсация алучы гаиләләр саны -635.

Шул исәптән, өстәмә компенсация алучылар да шул сан эчендә.

Алёна Исхакова, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты:

-Бүгенге көндә район буенча мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә 747 бала тәрбияләнә. Чиратта торучылар саны-15ләп. Әлбәттә, киләсе елларга әлеге сан тагын да артачак.

Яңа елдан балалар бакчаларына түләүләр артуны дөрес аңларга кирәк. Шәхсән, үзем дә балалар бакчасына ике бала йөртүче әни буларак, бу яңалыкны тыныч кабул итәм. Бәяләр артса да, бакчаларда балаларны тотуның күп өлеше дәүләт өстендә кала.

Ләйсән Замдиханова, Кече Чынлы балалар бакчасы мөдире:

-Агымдагы елда балалар бакчасының тантаналы ачылышы булды. Балалар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, җылы, рәхәт. Бүгенге көндә биредә 30 лап бала даими йөреп тора. Чиратта торучылар да бар. Әти-әниләр белән даими җыелышлар үткәреп торабыз. Барлык яңалыкларны җиткерәбез. Өстәмә компенсацияләр алу турында да һәммәсе хәбәрдар. Бәяләр артуны да уңай кабул итәләр. Йөртмибез, диючеләр юк.

Лилия, ике бала әнисе:

-Балалар бакчасына түләү артуны бик авыр кабул иттек. Ике бала бит... Дөрес, хәзер җайга салынды, түләүләр өчен компенсация суммасын кайтарып алабыз. Анысы киләсе айда түләүләр өчен ярап куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчаларына бәя арта