Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм белән сезне, укытучылар!

"Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…" Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли.

Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Һәм укытучы профессиясе - безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. Һәр кешенең дә үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Бу көннәрдә без аларны янә дә бер кат искә алабыз-чөнки календарьда Укытучылар көне.

Чүпрәле районы мәгариф системасында исә 850гә якын кеше хезмәт куя. Шуларның 550гә якынын педагоглар тәшкил итә. Педагог хезмәткәрләрнең 419ы-укытучылар һәм аларның 340тан артыгы (82%) югары белемгә ия.

Укытучы һөнәрен өстенлекле итү максатыннан ил күләмендә әһәмиятле чаралар күрелә. Аларның хезмәтләре төрле грантлар ярдәмендә стимуллаштырыла, укыту процессы да елдан-ел яңара. Соңгы елларда, мәсәлән, безнең район педагог хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 17800 сумнан артып киткән, укытучыларның исә 23000 сумга якынлашкан.

Реклама

Иң мөһиме исә укытучының бала күңелендә тоткан урыны.

Хөрмәтле укытучылар! Бәйрәмегез белән сезне! Һәркем күңелендәге урыныгыз һаман түрдә булсын, сез белем биргән укучылар хезмәтләре белән сезне дә данласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне