Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхетле картлыкта гомер кичереп

Бу көннәрдә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Алимә әби Абитова 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Юбилярны котлау һәм хөрмәт күрсәтү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та килде.

Бүгенге көндә Алимә әби килене Сатирә һәм аның улы-оныгы Ильмас гаиләсендә гомер көзен, бәхетле картлыгын кичерә. Шушы җирдә туып, гомерен хезмәт итүгә багышлый ул.

Балачагы авыр елларга-колхозлашу, тарихтагы мөһим вакыйгалардан-ике сугыш елларына туры килгән. Алимә әби шул чор балалары кебек бик тиз кул арасына кереп, яшьли үк үз тамагын үзе туйдырып яши башлый.

Тормыш иптәше Хәбир белән гаилә корганнан соң, алар ике балага гомер бирәләр. Хәбире исә Бөек Ватан сугышын ахырынача үтеп, аннан инвалид булып кайта. Биредә калган Алимә әби гаиләсен (балалары, кайнанасы) туендырыр өчен атлар белән күрше районнарга иген ташый.

Тыныч тормышта да аңа иң элек хастаханәдә, аннан балалалар бакчасында ачылган 2 айлык балалар төркемендә эшләргә туры килә.

-Гомере буе хезмәттә булдым, бер көн дә эшкә бармый калмадым, ачлыгын, ялангачлыгын да-барысын да күрдек,-ди ул елларны искә төшереп. Ә искә алу дигәннән, Алимә әбинең хәтер-хатирәләренә исең-акылың китәрлек. Элек булганнарны барысын да мизгеленә кадәр сөйләп бирә ала.

Тормыш югалтуларсыз гына булмый. Алимә әби дә тормыш иптәшен, улы Ирфанны җирли. Ә бүгенге тормышын исә ул гаилә җылысына төенеп, якты хатирәләр белән үткәрергә тырыша. Әле агымдагы кыш айларында да оныкларына җылы оекбашлар, кофталар бәйләп куандырган, өйдәге вак-төяк эшләрне караштырып тора.

100 яшьлек юбилей... Әйе, бик бәхетлеләр генә әлеге көнгә килеп җитә аладыр. Алимә әбинең әтисе дә 107 яшенә җитеп вафат булган. Хәер, үзенең озын гомерлелеген ул сугышта вафат булып калган, шулай ук башка туганнарының яшәми калган гомерләре бәрабәренә яшимдер дип белдерә.

Әлеге күркәм дата уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов Алимә әбине котлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде һәм бүләк тапшырды. Алдагы көндә дә гаиләсенең күрке, районның ихтирамлы кешесе булып яшәвен теләде (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100 яшьлек әби