Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башлыклар съездда булып кайттылар

16 ноябрьдә Казан шәһәрендәге "Корстон" комплексында ТР Муниципаль берәмлекләр советының VΙ съезды булып үтте. Съезд эшендә республика җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук, барлык 989 муниципаль берәмлек башлыклары катнашты. Җыенның көн тәртибендә төп мәсьәләләрнең берсе булып-Совет эшчәнлеге хакындагы хисап торды.

Республиканың хакимият структураларында муниципалитетлар мәнфәгатен чагылдыручы Совет 2006 елда төзелгән иде. Совет президиумы эшчәнлеге программасы һәр съездан соң, аның барышында куелган бурычлар, кабул ителгән карарлардан, республика җитәкчеләре чыгышында билгеләнгән өстенлекле проектлардан чыгып төзелә.

Совет Президиумы төрле төрдәге конкурслар үткәрә. Шундый конкурсларның бер нәтиҗәсе буларак агымдагы елның август ахырында муниципаль берәмлекләргә 100 автомобиль бирү булды. Шулай ук, ТР Муниципаль берәмлекләр советы шәхси журнал чыгару белән мәшгуль. Журнал муниципаль берәмлекләрнең үсешенә бәйле мәсьәләләрне ачыклауны, экспертлар тарафыннан аларны чишү юлларын эзләүне һәм урыннарда нәтиҗәле, алдынгы тәҗрибәләрне барлау һәм күрсәтүне төп бурыч итеп куя.

Республикада муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру системасы төзелгән. 2011 елның 1 ноябренә Казан федераль университеты базасында 1000нән артык муниципаль хезмәткәрләр белемен арттырды. Моннан тыш, агымдагы елда республиканың барлык авыл җирлекләре башлыкларын "колачлаган" алты куст укыту семинарлары үткәрелде.

Җирле хакимият органнары нәтиҗәле эш күрсәтечкәләренә ирешкән очракта муниципаль берәмлекләргә грантлар бүлеп бирү каралган. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек 2011-2015 елларга ТР социаль-иктисадый үсеш Программасы кысаларында алып барылачак.

16 ноябрь көнне булып үткән съездда муниципалитетлар эшчәнлегенең киләчәктә нәтиҗәле системасы төзелүе хакында сөйләнде. Шулай ук, бүген авылларда иң авыртканы-юллар мәсьәләсе хакында сүз алып барылды. Аннан якын киләчәктә авыл җирлекләре башлыкларының һәркайсына ноутбуклар биреләчәге белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев