Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыр йөк автомобильләре йөрми торачак

15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда юлларга вакытлыча чикләү кертелә. Бу турыда 10 апрельдә ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта хәбәр ителде.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов һәм "Волго-Вятскуправдор" федераль учреждениесе начальнигы Мөхәммәт Гатиятуллин журналистлар белән үткән брифингта Татарстан трассаларында юлларны вакытлыча чикләү сәбәпләренә тукталдылар.

-Юлларда йөк транспортларының хәрәкәтен вакытлыча чикләүне һәркем дөрес аңларга тиеш. Чөнки нәкъ менә шул чорда юллар аеруча нык зыян күрә. Ә аларны төзекләндерү исә күп чыгымнар таләп итә, ә бит бездә юллардан тыш башка проблемалар да юк түгел. Аннан соң һава шартларына карап 30 көнлек чикләү өстәмә рәвештә тагын 10 көнгә озайтылырга мөмкинлеген дә ассызыклыйсым килә. Әмма әлеге өстәмә чикләү 10 көннән дә артмаска тиеш,-диде Эдуард Данилов. Үз чыгышында ул, шулай ук, транспортка төялгән йөкнең тиешле нормадан арту очрагында каралган штрафлар суммаларына да тукталды, ә алар саллы гына күренә. РФда штраф суммасы 1 км.га 5260 сумны тәшкил итә (10 тоннадан артканда). Татарстанда исә әлеге сан 925 сум итеп каралган.

Ә менә мондый чикләүләр бездә генә түгел, Европада, Америка һәм Канада кебек илләрдә дә бар икән. Безнең илдән аермалы буларак, чит илләрдә бу чорда транспортның гомуми массасы 36 тоннадан, күчәргә йөкләнеш 7 тоннадан артмаска тиеш (ә Россиядә әлеге саннар 40 һәм 10 тонна итеп каралган). Ә Канадада исә чикләү 30 көн генә түгел, ә ике айга сузыла. Мөхәммәт Гатиятуллин әйтүенчә, май аеннан башлап август аена кадәр дә температура режимы кертеләчәк. 30 градус эсселек вакытында зур массалы йөк ташучы транспортка төнлә белән, 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр генә хәрәкәт итү рөхсәт ителәчәк. Әмма йөк ташучыларны киләчәктә тагын "сюрприз" көтәргә охшаган. Мөхәммәт Гатия-туллин сүзләренә караганда, Дәүләт Думасында чикләүнең яңа закон проекты карала икән. Әлеге проект нигезендә, гомуми массасы 13 тоннадан арткан автотранспорт юлларда түләүсез хәрәкәт итә алмаячак.

Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов исә үз чыгышында штрафлар суммасына тукталды: чикләү таләпләрен бозган шоферларга 2000 сум штраф, шулай ук, транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, ә оешмаларга исә 500 мең сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чикләү кертелә