Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылларны су басты

Һава температурасының кинәттән җылынып китүе табигатьтәге яз процессын тагын да җанландырып җибәрде. Су басу куркынычы янаган Татар Шатрашаны һәм Мунчәли авылларында ел саен бу чорны ут йотып каршы алалар.

10 апрель кичендә Сура елгасының уң кушылдыгы булган Зур Якла елгасы 320 сантиметрга күтәрелеп Татар Шатрашаны авылының күп өлешен су басты. Сәмигулла Төхфәтуллов һәм Иршат Алимбеков хуҗалыкларындагы мал-туарны коткарып калу өчен ашыгыч чаралар күрелде. Әлеге авылның 20 йорты су басу зонасында урнашкан. Гадәттән тыш хәлләр һәм башка службаларның оператив чара күрүләре нәтиҗәсендә генә артык зур зыян күрүчеләр булмады. Бозны кузгатып җибәрү өчен шартлатучылар 20 килограмм тротил кулландылар. Мунчәли авылында да Сурага кыючы Бизнә елгасының уң кушылдыгы булган Буштөрле елгасы ташып чыкты һәм 2000 квадрат метрга якын мәйданны су басты. Гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәрләре әйтүенчә, су 3 метр 10 сантиметрга күтәрелде. Өч шәхси хуҗалык су эчендә калды, аларда яшәүче 7 кешенең өчесе инвалидлар иде. Аларны тракторлар ярдәмендә коткардылар. Авыл халкы фаҗигәгә каршы бердәм күтәрелде. Урта мәктәп бинасында эвакуацияләнгән халыкны кабул итү өчен махсус пункт ачылды. Медицина, социаль ярдәм күрсәтү, аш-су белән тәэмин итү хезмәткәрләре тәүлек буе пункттан китмәделәр. Кибет сатучысы Мәүлидә Сатдинова һәм мәктәп директоры Гүзәлия Халитова да пунктка китерелүче халыкка мөмкин кадәр ярдәм күрсәттеләр. Су басуга каршы оештырылган комиссия һәм бөтен служба 12 нче апрельгә каршы төндә таң атканчы стихия белән көрәштеләр. 1800 квадрат метрда 24 килограмм тротил шартлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тирәяк мохит