Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылларда очрашулар башланды

Городище авылында узган Кышкы авыл бәйрәменнән соң, бу авыл кешеләренең проблемалары бер дә юктыр дип уйлаган идек. Чөнки авылның-социаль йөзен тәэмин итүгә якташлары Николай Угаслов ярдәм итеп тора. Рәсәй, республика буенча барган программаларда катнашып, Городищеда фельдшер-акушерлык пункты да төзелгән иде. Быел исә бу авылда мәктәп төзекләндерү, авыл эчендәге юлларны тәртипкә...

Әмма, адәм баласы шундый бит инде ул, бер яхшыга ирешсә, тагын да яхшырагы кирәк, дигәндәй... Городищелылар да бүген эчәргә яраклы чишмә суын өйләргә кертү, Ульяновск, район үзәгенә йөрүче автобуслар өчен тукталыш павильоннары булдыруны сорадылар.

Һәм боларның барысы да авыл халкы белән очрашуда күтәрелде. Традицион, ел башында үтә торган авыл җыеннары башланып китте. Сишәмбе көнне мондый очрашулар Зур Аксу, Чуваш Бизнәсе авылларында үтте. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә исә Яңа Элмәле, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләренә караган авыллар халкына районның төрле служба вәкилләре хезмәт күрсәтәчәк. Авыл халкының җанына тигән проблемалар уртага салып сөйләшенәчәк. Очрашуларга килегез, хөрмәтле райондашлар, һичьюгы, авылыгызның бүгенгесе белән танышырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылларда җыелышлар үтә