Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылга да асфальт кирәк

Юл төзүчеләр өчен дә көннәрнең кызу чагы. Нәкъ урак өсте, диярсең. Җәйге эсселеккә кушылган кайнар асфальт пары яңа яккан мунчаны хәтерләтә.

Мондый шартларда эшләүне юл төзүчеләр бернигә дә куймыйлар. "Сезоны бит, кышлыгын асфальт салу каралмаган, ә эш күләме шактый ук",- диләр алар. Заманлашкан саен, авыл кешесе дә матур тормышка омтыла. Соңгы дистә ел эчендә генә дә районның күпчелек авыллары бер-бер артлы асфальт юлларга тоташты. Бүгенгесе көндә яхшы юлга интеккән авыллар саны да берничәү генә калды. "Нигә әле авыл кешесе шәһәр кешесеннән ким яшәргә тиеш? Газы, суы керсә, теләгән җиренә проблемасыз чыгып китәргә асфальт юлы булса... Тормыш рәхәтлекләре шуннан башлана түгелме соң?"- ди "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең райондагы филиалы җитәкчесе Валерий Художитков.

Әлеге оешма коллективы алга куелган бурычларны үтәү максатыннан шактый гына эшләр башкарырга өлгерде. Чүпрәле-Казан автотрассасына (6 километр озынлыкта) 70 миллионга якын сумлык капиталь ремонт үткәрелде, Яңа Чүпрәле авылында 2 километрга якын юл төзекләндерелде, аның өчен 20 миллион сумга якын акча тотылды. Хәзерге вакытта Яңа Кәкерле авылы юнәлешендә 2,6 километр озынлыкта юл полотнасы төзелә. Тиздән Хорновар-Шигали белән Коршангы- Шигали авылларын да 5 километрлы асфальт юл тоташтырачак. Анысы инде шәхсән район башлыгы Тимур Нагуманов үҗәтлеге белән планга кертелгән. Ул эшне башкарып чыгу өчен дә 100 миллион сум чамасы акча тотылачак. Берүк вакытта юл төзүчеләребез Тәтеш, Апас районнарына барып та ярдәм иткәннәр. "Авылга асфальт юл бик кирәк. Район үзәген генә алыйк. Тукай, Техническая, Пионерская һәм Советская урамнарында яшәүче халыкның да моң-зарын аңлыйбыз. Якын киләчәктә аларны да хәл итәргә кирәк. Татар һәм Чуваш Бизнәсе авылларын тоташтыру, Матактан Чуваш Ишлесенә кадәр асфальт юл салу да максат булып тора",- ди Валерий Художитков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл төзү