Авыл урамнарын яктыртуга Чүпрәле районына 5 миллион сум каралган
2014 елдан Татарстанда яңа социаль мөһим "Авылларда һәм шәһәр яны бистәләрендә урамнарны яктырту буенча" программа тормышка ашырылачак. Әлеге программа нигезендә Чүпрәле муниципаль районына 5 миллион сум күләмендә финанслау каралган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов әйтүенчә, финанс чаралары Иске Чүпрәле, Иске Элмәле, Кече Чынлы һәм башка авыл җирлекләренә биреләчәк. -Беренче...
2014 елдан Татарстанда яңа социаль мөһим "Авылларда һәм шәһәр яны бистәләрендә урамнарны яктырту буенча" программа тормышка ашырылачак. Әлеге программа нигезендә Чүпрәле муниципаль районына 5 миллион сум күләмендә финанслау каралган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов әйтүенчә, финанс чаралары Иске Чүпрәле, Иске Элмәле, Кече Чынлы һәм башка авыл җирлекләренә биреләчәк.
-Беренче чиратта, урамнарын яктврту буенча эш электр энергиясен иң аз кулланылган участокларда алып барылачак. Кайбер урамнарда "бишенче үткәргечләр", яктыркычлар һәм идарә щитлары кулачак, -диде Шәүкәт Алиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев