Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Тимур Нагумановның котлавы

-Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, аграр тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Бәйрәм уңаеннан басу-кырларда иген-икмәк үстергән игенчеләргә, терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәт алдынгыларына олы рәхмәтемне белдерәм.

2012 ел район тарихы сәхифәсенә муллык елы буларак кереп калыр. Игенче-механизаторларның уртак тырышлыгы белән басуларда мул иген үстерелде. Терлекчелектә тотрыклы продукция алынды. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын күңелдән горурланабыз.

Хөрмәтле игенчеләр, терлекчеләр, агросервис, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итегез. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы көне