Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл җирлекләрендә референдум узачак

Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында гражданнардан үзара салым (самообложение-проблемаларны хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча) җыю турында күп кенә фикерләр әйтелде. Без дә үзара салым җыюның тарихына күз салып алдык һәм рәсми зат, авыл кешеләренең бу турыдагы фикерләрен белештек.

Тарихта 81 ел элек инде авыл халкының үзара салым кертү хакында регламент кабул итүе билгеле. Моңа аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә үзара салым кертү 2003 елда кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыру турындагы гомуми принциплар"га нигезләнеп башкарыла. Авыл җирлекләре нинди генә эшкә тотынмасын, бүген дә финанс кытлыгына килеп төртелә әле. Әлбәттә, самообложение җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк. Шуның өчен дә авылларда референдум уздырылачак. Бу өлкәдә яңалык та бар. Быелдан башлап халык керткән 100 сум үзара салымга республика бюджетыннан өстәп 400 сум акча биреләчәк. Әлеге акчаны юлларны яхшырту, социаль объектларны төзекләндерү, зират яннарын тоту һәм башка шундый эшләр өчен тотып булачак.

Ильмир Измайлов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

-Әлегедәй гамәлнең үрнәге республиканың кайбер районнарында бар инде. Район халкы бу тәкъдимне дөрес аңлар, җирлектә үзара салым җыемнары булдырып, авылның төзеклеген, матурлыгын саклауда үзеннән лаеклы өлеш кертер, дип ышанабыз.

Рәис Әсадуллин,

Иске Кәкерле:

-Әлеге хакта газетадан укып белдек. Үзара салымны кертү кирәк, дип уйлыйм, чөнки ул акчалар читкә китми, ә үзебезнең авылыбызны матурайту, ямьләндерү өчен тотыла бит. Авылыбызда юлларны яңарту, күперләр ясау бүген бик кирәк.

Татьяна Кудрявцева, Чуваш Чүпрәлесе:

-Референдумда катнашачакбыз. Һәр йорттан 100 сум акча әлләни күп түгел бит инде ул, кибеттән дә әлләни ала алмыйсың аңа. Ә монда 4 тапкырга тапкырланган дәүләт ярдәме дә була һәм ул авыл өчен тотылачак икән, бик хуп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым референдум самооблажение