Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армия-тормыш мәктәбе

Армия һәр ир-егет өчен дә чын тормыш мәктәбе булып тора. Армиягә баруга ир-егетләрне мәктәп елларында ук әзерли башлыйлар.

12 октябрьдә Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе базасында "Призывник көне" үтте. Конкурста Марс урта мәктәбеннән "Бойцы", Чуваш Чүпрәлесеннән "Патриот", Зур Аксудан "Собр", Городищедан "Ночной дозор", Түбән Чәкедән "Спасатели", Яңа Элмәледән "Десантники", Шлангадан "Защитники Отечества" һәм Иске Чокалыдан "Юные армейцы" командалары катнашты.

Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов кичәне ачып, "Призывник көне"н үткәрү безнең районда инде традициягә әйләнде. Безнең район егетләре кайда гына хезмәт итсәләр дә алар турында без бары тик яхшы хәбәрләр генә алабыз. Димәк, бу үзе үк, районда, мәктәпләрдә хәрби-патриотик эшнең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы турында сөйли",-диде һәм командаларга уңышлар теләде.

Булачак солдатлар алдында Татарстан хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Вил Нуруллин да чыгыш ясап, 1 октябрьдән районда армиягә чакыру башланганын, районнан көзге призыв чорында 50дән артык егет хәрби хезмәткә алыначагын әйтте.

Конкурс барышында командалар башлап үзләренең визит карточкаларын: исемен, девизын һәм җырын тамашачылар һәм жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, әлеге һәм башка биремнәргә командалар ныклап әзерләнгәннәр, тәкъдим итү алымнары да төрле иде. Конкурс барышында командалар АК-74 автоматын вакытка сүтеп-җыйдылар, төрле очракларда беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да белемнәрен күрсәттеләр. Командалар конкурска һәрберсе үзпрезентациясен һәм берәр концерт номерын да әзерләгән иде. Гомумән, конкурстагы һәр бирем дә концерт номерлары белән аралаштырылып барды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Зур Аксу-3, Яңа Элмәле-2 урыннарны яуладылар, Городище урта мәктәбе командасы 1 урынга лаек дип табылды һәм финалга чыкты.

Бәйрәм югары кәеф бүләк итте. Һәм минем уйлавымча, конкурс үз максатына да иреште. Чөнки мондый чаралар үткәрүнең төп бурычы да бит яшьләрне спортның хәрби төренә тартудан, ОБЖ дәресләрендә алынган күнекмәләрне ныгытудан һәм укучыларның гомуми физик әзерлекләрен тикшерүдән гыйбарәт. Ә иң мөһиме, конкурс барышында егетләрнең Ватан төшенчәсен, армиягә бару һәркемнең изге бурычы булуын аңлаулары чагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев