Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Ана капиталы" сертификатлары район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тапшырылды

Район ЗАГС бүлегендә икенче, өченче... баласын дөньяга китергән әниләргә 2014 елның беренче "Ана капиталы" серификатларын тапшырдылар.

Район башлыгы Александр Шадриков тормыш авырлыкларын сәбәп итми, дөньяга яңа тормыш, гомер бүләк иткән әниләргә хөрмәт һәм олылау сүзләрен белдерде.

-Кызганыч, бүген күпчелек яшь гаиләләр, нигездә бер яки ике бала белән чикләнә. Әлеге күренеш башкачарак төсмер алып, районыбызда балаларның тагын да күбрәк тууын, ә әти-әниләренә балаларын тәрбияләп үстергәндә исәнлек телисе килә,- диде ул чыгышында.

Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирфан Вәлиуллов исә "Ана капиталы" сертификатының күләмен һәм нинди юнәлешләрдә кулланып булу тәртибен аңлатып үтте. 2014 елдан "Ана капиталы" 429408 сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана капиталы