Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Алма киштәсе”ндә ни үсә?

Районда "Һәркемгә уңайлы мохит" программасы нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырыла. Бу биналарга керү-чыгу юллары, торак йортларда уңайлы шартлар тудырылу белән беррәттән рухи байлыкны үстерү юнәлешендәге дә эшчәнлек. Соңгысы исә аның күбрәк балаларны күздә тотып эшләнгән.

Швеция тәҗрибәсенә нигезләнеп район үзәк китапханәсендә "Алма киштәсе" ("Яблочная полка") оештырылды . Киштәнең төп символы - кызыл алма (алма - яшәеш һәм белем төшенчәләрен символлаштырып килә). Биредә махсус китаплар, журналлар, йомшак уенчыклар, уеннар урын алган.

Сүз дә юк, барлык балалар да китап укырга ярата, әмма аларның үз дөньяларына алып керү өчен кызыклы һәм матур итеп эшләнгән булулары да шарт. Ә физик мөмкнлекләре чикләнгән балалар өчен бу аеруча мөһим.

Районның төрле авылларыннан килгән 15 ләп бала район үзәк китапханәсенең "Алма киштәсе"ндә урнаштырылган нәкъ менә шундый китаплар белән таныштылар. Алар эре хәрефләр, рәсемнәр белән бизәлгән. Район балалар һәм биредәге китапханәчеләр балаларны шушы якты дөньяга, табышмаклар, әкиятләр иленә алып кереп киттеләр.

Чуваш Бизнәсеннән бирегә әнисе белән килгән 9 яшьлек Николайның кызыксынуы хәтта йөзенә чыккан. Ул барлык табышмакларга беренче булып җавап бирергә ашыкты. Әнисе Елена Фомина:

-Николай кечкенәдән үк укырга бик ярата. 5 яшендә без аңа үзе сөйли тоган Азбука (говорящая Азбука) китабы алып бирдек. Шуның белән үзлегеннән укырга өйрәнде. Рәсемнәр дә ясарга ярата, тик аларны кечкенә итеп ясый. Биредә без беренче тапкыр. Мондагы махсус китаплардан эре рәсемнәр күргәч, бәлкем фикере үзгәрер. "Алма киштәсе"ндә безгә бик ошады, -ди.

"Алма киштәсе"ндә физик мөмкинлекәре чикле булган балалар өчен бүгенге көндә 40 якын махсус аудиоязмалар дисклары, 20 ләп китап кайткан. Бирегә килеп шөгыльләнер өчен аерым кабинет булдырылган. Балалар арысалар, ял итеп алу өчен барлык шартлар булдырылган.

Гөлфия Яфизова, район үзәкләштерелгән китапханә директоры:

-Әлеге проект күптән түгел генә булдырылды. Шулай да күрәсез аның инде үз нәни дуслары да бар. Мондый үзенчәлекләре балалар тәрбияләүче гаиләләребез тагын да күбрәк булып, үзләре өчен район җирендә әлеге урынны ачсалар, без моңа бары тик шатланабыз һәм аларны көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яблочна полка