Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алешкин-Саплык авылында елгага чыккан балыкчыга кисәтү ясала

Һава торышы бераз салкынайту, кар яву, елгаларда боз кату белән бала-чага урамга уйнарга "шылу" ягын карый. Бу чорда куркыныч янавы хакында уйлап тору да юк, билгеле.

Үткән көннәрдә генә республиканың Яшел Үзән шәһәрендә берәүне елгадан үле килеш табып алганнар. Шулай ук, күптән түгел генә Актанышта ике балыкчы һәлак булган. Кызганыч, әмма сакчыллык күрмичә, фаҗигагә юлыкканнар турында мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Аеруча, су бозландымы, балыкчылар сезоны ачыла.

Чүпрәле зур сулыклары белән мактана алмаса да, районда 10лап буа бар. Алар Матак, Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Иске Шәйморза авыл җирлекләренә карый. Соңгысында исә яңа гына, бер балыкчының утыруын күрәләр, аңа тиз арада кисәтү ясала.

Гражданнар оборонасы буенча райондагы бүлекнең әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов:

-Кышкы салкыннарда бозга ышанып елгага керергә ярамый. Күп вакыт өлкәннәр, вакытны экономияләү һ.б өчен, юлны елгалар аша кистереп чыгалар һәм балаларга тискәре үрнәк күрсәтәләр. Ә бит көн нинди генә салкын булуга карамастан, елгада су катып бетмәскә мөмкин. Чөнки боз иң элек яр кырыйларында һәм сай урыннарда гына барлыкка килә, ә тулысынча елганы томалап алмый, моны истән чыгарырга һич ярамый.

Хөрмәтле райондашлар!

-Елга аша чыкканчы иң элек бозның ныклыгын белергә кирәк. Аеруча чишмәләр булган урыннарда сакчыллык киңәш ителә.

Реклама

-Кышкы кичләрдә ялгызың гына яр кырыенда булу, шулай ук, куркыныч тудырырга мөмкин.

-Әгәр дә инде боз аша чыгу бик кирәк икән, бер-бер артлы 5-6 метр аралык белән атлагыз. Бу вакытта алда барган иптәшеңә игътибарлы булу сорала.

-Балыкчыларга бервакытта, берничә балык тоту урыны тишмәү күпләп бер урынга утырмау һәм яныңда 15-20 метрлы бау йөртү киңәш ителә.

-Әгәр бәлагә дучар буласыз икән, иң беренчесе, каушап калмаска кирәк. Күкрәккә яисә аркага ятып, кулларны җәеп, аякларны эшкә җигеп, боз өстенә чыгарга тырышыгыз. Кычкырып ярдәмгә чакырыгыз.

-Әгәр сез кемне дә булса коткарырга телисез икән, боз ватылган урынга шуышып кына килегез. Мондый вакытта кул астында нәрсә бар-чаңгымы яисә таякмы, тактамы яисә баумы, берсенә берсе бәйләнгән шарфлар, каешлар һәм башкаларны-барысын да эшкә җигәргә була.

-Суга батучыны коткаргач, җылытырга, медицина ярдәме күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз куркынычсызлык кагыйдәләре кышкы боз