Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алешкин-Саплык авылында яңа юл ачылды

Алешкин-Саплык авылында яңа юл ачылды. Әлеге олы вакыйганы билгеләп үтәргә барча авыл халкы җыелды.

Соңгы елларда көндәлек сөйләмебездә "яңартылган" "төзекләндерелгән", "ясалган" кебегрәк сүзләрне еш ишетәбез. Школьная, Свердлова, Центральная, Московская һәм Чапаева урамнары аша, 1200 метр озынлыктагы яңа ачылган юл да Татар һәм Алешкин -Саплык авылы халкы өчен бик мөһим. Нәкъ менә биредә җирлекнең барлык социаль мөһим объектлары:мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе урнашкан. Көн саен диярлек әлеге урам буенча кемдер эшкә, кайсыдыр мәктәпкә ашыга. Республика программасы нигезендә ул кыска вакыт эчендә төзелеп тә бетә. Ә аның бәла-казасыз һәм озын гомерле булуын теләп, саплыклылар авыл храмы настоятеле отец Николайны чакырган иделәр.

Тиешле йолаларны башкарыр алдыннан отец Николай авылдашларының шатлыгын уртаклашты:

- Яңа юлның ачылуына без бик шатбыз, Иң мөһиме, ул храмга кадәр сузылган. Моңарчы авыл картлары юлның начар булуы сәбәпле, храмга йөри алмый иделәр. Хәзер әлеге мәсьәлә беркемне дә борчымас дип уйлыйм, барыгыз өчен дә храм ишекләре ачык, -дип белдерде.

Район башлыгы Алексндр Шадриков агымдагы елда "Татавтодор" филиалы хезмәткәрләренең зур күләмдәге эшләр башкаруы турында таныштырып үтте.

-Юллар төзелеше сыйфатлы һәм үзвакытында эшләнә. Моның өчен филиал хезмәткәрләренә рәхмәтләр белдерәсе килә. Гомумән төзүчеләрнең эше еллар дәвамында сокланырлык эз калдыра. Әлеге юлны да ике авыл халкы озак еллар көтте. Сезгә ул озак еллар хезмәт итсен,-диде Александр Шадриков.

Бу көнне юл төзүчеләре хөрмәтенә бик күп мактау сүзләре яңгырады, ә авыл җирлеге башлыгы Пётр Артемьев «Татавтодор» филиалы җитәкчесе Валерий Художитковка рәхмәт хаты тапшырды.

Валентин Макаров:

-Төзелеш эшләре башлангач, биредә зур машиналарның гүләвенә, көн-төн тавышланып йөрүенә беркем дә ачуланмады. Киресенчә, авылда тормыш кайнавына барысы да шатланды гына. Әйтәләр бит, "юллар-тормыш артериясе" дип. Без бик шатбыз.

Роза Журавлёва:

-Яңа юлның ачылуына бик сөенәбез. Мин үзем 33 ел медпунктта эшләдем. Мондый юллар безнең төшебезгә дә кермәде. Яз, көз балчык, кышын кар күмеп киткән юлларны атлар белән уза идек. Хәзер җан рәхәте, рәхмәт бик зур.

Валерий Марков:

- Бүген әлеге юлдан туй машиналары узды, бәхеткә булсын, дип юрадык. Юл төзелешендә катнашкан барлык җитәкчеләргә, төзүчеләргә олы рәхмәләр әйтәсе килә.

Чараның иң тантаналы мизгеле-юл аша ленталар киселгәннән соң, юлдан беренче булып узу мөмкинлеге яшь велосипедчыларга бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше