Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда имтиханнар көтә

Агымдагы уку елында район буенча 208 укучы-11 сыйныфны, 349 укучы 9 сыйныфны тәмамлаячак.

Мәктәпләрдә укулар тәмамланырга өч айдан да кимрәк вакыт, әмма иң озын һәм авыр ике чирек, калды. 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен бу чор аеруча җаваплы, чөнки алда аларны имтиханнар көтә. Шуңа күрә кемдер инде күптәннән репетиторга йөри, икенчеләр дәресләрдән соң калып укый, өченчеләр төннәр буе дәреслек актара, интернеттан мәгълүмат җыя.

Район мәктәпләре укучылары ноябрь аенда рус теленнән, февраль аенда исә математикадан сынау имтиханы биреп карадылар. 1 мартка укучылар кайсы фәннәрдән имтихан бирәчәкләрен хәл итеп бетерергә тиешләр.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының да, аларның әти-әниләренең дә телләрендә БДИ-быел тагын нинди үзгәрешләр көтә икән дип баш ваталар.

РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко әйтүенчә, БДИ буенча әллә ни зур үзгәреш-ләр көтелми. Алай да кайбер яңалыклар бар. Бердәм дәүләт имтиханы сорауларын төзүчеләр сүзләренә караганда, быелгы мәсьәлә һәм биремнәр укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүне генә күздә тотмый, ә белемнәрен тормышта куллана, анализлый, фикерләрен дәлилли, исбатлый белүләрен дә ачыклауны максат итеп куя. Мәсәлән, тарих фәненнән БДИ тапшыручыларга быел төрле гасырларда яшәгән, исемнәре тарихка кереп калган шәхесләр турында инша язарга туры киләчәк. Биремдә өч шәхес тәкъдим ителәчәк. Укучы аларның берсен сайлап алырга тиеш. Чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен күңелле яңалык-тарих фәненнән имтиханда биремнәр саны кими. Үткән елларда 49 бирем булса, быел аларның саны 39га кала. Тарих, химия, география һәм җәмгыять белеменнән берничә варианттан дөрес җавапны сайлап ала торган сораулар саны да кими.

Реклама

БДИның өченче- "С" өлешендә дә үзгәрешләр бар. Мәсәлән, рус әдәбиятыннан сорауларга җавап язганда, укучыларның тел осталыгына, тел байлыгына да игътибар ителәчәк. Үткән ел рус әдәбиятыннан иң югары балл 39 булса, быел ул 42гә күтәреләчәк. Быел рус теле белән математикадан иң минималь баллар алдан ук билгеләнеп куелган: рус теленнән - 36, математикадан - 24 балл.

Тагын бер яңалык-быел югары уку йортларына керер алдыннан бүтән еллардагы кебек БДИ нәтиҗәләре язылган танык-лык тапшырасы түгел. Югары уку йортлары БДИ нәтиҗәләрен федераль таныклыклар базасыннан үзләре карарга тиеш.

Шушы көннәрдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ һәм ГИАны тапшыру көннәрен билгеләде. 11 сыйныф укучылары 28 майда БДИ бирүне информатика һәм ИКТ, биология, тарих фәннәреннән имтихан бирү белән башлап җибәрәчәк. 31 майда рус теленнән, 4 июньдә чит телләр, химия, 7 июньдә-математикадан, 13 июньдә-җәмгыять белеме һәм физикадан, 16 июньдә география һәм әдәбияттан имтихан тапшырачаклар. 9 сыйныф укучылары исә 29 майда-математикадан, 1 июньдә-җәмгыять белеменнән, химиядән, географиядән, тарихтан, физикадан, биологиядән, чит телләрдән, әдәбияттан, информатика һәм ИКТдан, 5 июньдә-рус теленнән, 14 июньдә җәмгыять белеменнән, химиядән, географиядән, тарихтан, физикадан, биологиядән, чит телләрдән, әдәбияттан, информатика һәм ИКТдан ГИА тапшырачаклар. Билгеле бер сәбәпләр нәтиҗәсендә имтиханга килә яисә тапшыра алмаганнар өчен өстәмә резерв көннәре каралган. 11 сыйныф укучылары өчен БДИ бирүнең резерв көннәре: 18 июньдә-чит телләр, җәмгыять белеме, биология, информатика һәм ИКТдан, 19 июньдә- география, химия, әдәбият, тарих һәм физикадан, 20 июньдә-рус теленнән, 21 июньдә-математикадан. 9 сыйныф укучылары өчен резерв көннәр: 16 июньдә-рус теле, җәмгыять белеме, биология, физика, информатика һәм ИКТдан, 18 июньдә-математика, тарих, химия, әдәбият, география, чит телләрдән.

Билгеле булганча, рус теле һәм математика фәннәреннән БДИ һәм ГИА тапшыру мәҗбүри булып тора һәм укучылар алардан имтиханны күрсәтелгән баллардан түбән тапшырырга тиеш түгелләр. Шулай булган очракта укучыга аттестат бирелми. Укучыларга уңышлар елмайсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф