Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Акциягә кушылып

Элек-электән агачлар тирә-як мохитыбызны саклау кирәклеген искәртеп, табигатебезнең символы булып торган. Әлеге вәзгыятьнең никадәр мөһимлеген аңлаган җәмгыятебез елның-елында бу чарада үз өлешен кертергә тырыша.

"Туган як" район газетасы коллективы ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның республика район, шәһәр территорияләрен яшелләндерү карарын тормышка ашыру макстыннан агач утырту эстафетасына кушылды.

Иң элек редакция коллективы тирә-як территорияне чистарту эшенә кереште. Өмә барышында коелган яфраклар җыештырылды, бина территорясе тәртипкә китерелде. Бердәм көч белән яшь куак үсентеләре утыртылды. Хәер, редакция коллективы элек-электән мондый төр чараларда актив катнашып килгән һәм килә. Бу хакта әйләнә-тирәдәге үсеп утыручы агачларның күп булуы да моның бер мисалы.

Моннан тыш, район үзәгендәге паркта да коллектив карамагындагы участок бар. Әлеге участокта даими рәвештә яз һәм көз айларында өмәләр үткәрелеп тора. Әлеге күркәм эшләрнең киләчәктә дә дәвамлы булуын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту