Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Акчарлак" лагерында балалар ялы

Җәйге яллар җитте исә, гадәттә балалар төрле җирләрдә ял итәргә таралалар. Кемдер авылга әби-бабасы янына, ә кемнәрдер лагерьларга ашкына.

Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан "Акчарлак" ял һәм сәламәтләндерү балалар лагеры агымдагы елда да бик теләп укучыларны кабул итте. Быел биредә ике смена эшли, шуның һәр- кайсында 60ар бала ял итә.

Лагерьның беренче сменасы 13 июньнән башланып 3 июльдә төгәлләнде. Ә икенче смена бүгеннән башланды. Искәртеп үтәбез, агымдагы елда лагерьларда ял итү вакыты 3 көнгә озайтылды. Шулай итеп, биредә тору вакыты 21 көнне тәшкил итә.

Хәер урман эчендәге, үзенең хозурлыгы, кечкенә генә күле белән сихри матурлык биреп торучы әлеге оҗмах почмагында ял итү көннәрен санап тору мөмкин түгел, алар бер мизгелдәй үтеп китә. Әлеге фикеребезне дәлилләп безгә лагерь начальнигы Венера Мошкова да: -Балаларга бик рәхәт. Иртән 8.00 сәгатьтә торалар, 22.00 сәгатьтә йокларга яталар. Көн дәвамында нинди генә чаралар үткәрелми. Тәрбиячеләребез барысы да яшьләр, активлар. Кыскасы бик тату һәм дус яшибез,-диде.

Лагерьда бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Көндәлек ашау рационында 5 мәртәбә туклану каралган, шуларның күпчелек өлешен яшелчә, җиләк-җимешләр, боткалар, итле ризыклар тәшкил итә. Көн дәвамында балалар өчен ял итү, уеннар, актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен вакыт бүленгән, шуның төшке аштан соңгысын тыныч сәгать, ягъни йокы өлеше алып тора.

Лагерь янәшәсендә кечкенә ясалма күл бар, дөрес анда коенырга ярамый.

-Биредә елга төбендә чишмәләр бәреп тора, ә алар исә суга төшкән кешедә көзән җыеру барлыкка китерә. Шуңа өлкәннәргә, балаларга да коенырга рөхсәт ителми,-дип аңлатты безгә Венера Мошкова.

Аның каравы, ясалма бассейн булдырылган.

Моннан тыш, балалар район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейнына атнага ике мәртәбә киләләр.

Шулай ук, лагерьның үз мунчасы бар, эссе көннәрдә аны һәр көнне диярлек ягып, юынырга мөмкинчелек тудырылган.

Сәяхәтләр

Көн дәвамында лагерь кызыклы тормышы белән кайный. Биредә ял итүчеләр арасында 7-8 яшьлекләрдән алып, 8 сыйныф укучысына кадәр бар. "Кечерәкләр өйгә кайтасым килә" дип аптыратмыйлармы дигән соравыма каршы: "Һич юк. Өйләрен сагынып утырырга вакытлары да калмый",-диделәр тәрбиячеләр. Хәер, чаралар арасында "Әти-әниләр көне"нә дә урын бирелгән бит.

Чыннан да биредәге кызыклы, тыгыз графикка көнләшерлек. Тарих буенча әлеге урыннардан Емельян Пугачев узган дигән мәгълүматлар бар. Болар турында балаларга авылның өлкән карты Федор бәян иткән. Укучылар белән әлеге урыннарга җәяүле эксурсияләр оештыралар. Шулай ук, Изге Болгарга да сәяхәт итү каралган. Беренче сменада ял итүчеләр анда булып, тарихыбыз, Болгарда булган үзгәрешләр белән танышып кайтканнар.

Лагерьда кунакта

Көн саен диярлек лагерьга оешмалардан, китапханәдән төрле чаралар әзерләп кунаклар килә. Әйтик, биредә янгын сүндерү частеннән, район үзәк китапханәсеннән вәкилләр булып киткән. Бу юлысы да биредә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылар үз эшчәнлекләрен презентацияләделәр. Сыйныф җитәкчесе Гөлфия Фомина һәм педагог-оештыручы Эльвира Мөхетдинова белән укучылар проектның максаты сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелгәнен бәян иттеләр, слайд-шоу күрсәттеләр. Соңыннан барысы бергәләп күмәк бию- флеш-моб башкардылар.

Олимпия көне

Ел саен лагерьда Олимпия уеннары үткәрү дә традициягә кергән. Агымдагы елдагысы аның Казан шәһәрендә үтәчәк студентлар Универсиадасына багышланган.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Фәрит Әхмәтов әлеге очрашуда балаларга Универсиада, аның тарихы, символлары хакында сөйләп кенә калмыйча, әлеге уңайдан укучыларның белемнәрен дә тикшергән. Соңыннан төрле ярышлар: канат тарту, озынлыкка сикерү, күп төрле спорт ярышлары үткәрелгән. Ярышларда балалар гына түгел, яшь тәрбиячеләр коллективы да көч сынашып, бүләкләр алуга ирешкән.

Лагерь тормышы менә шулай үз көенчә "кайный", иң мөһиме анда балаларга кызык һәм файдалы.

-Ата-аналарның балаларын өйдән читкә җибәрергә курку хисен аңлыйбыз. Әмма "Акчарлакта" әлеге уңайдан борчылар урын юк. Тәрбиячеләребез, көн-төн кизү торучыларыбыз балалар иминлеген тәэмин итәләр. Лагерьда хезмәт куючы һәр хезмәткәр балаларның җәйге ялы кызыклы булсын өчен барысын да эшлиләр,-диде саубуллашыр алдыннан Венера Мошкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2012