Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле "Акчарлак" лагеры балаларны кояшлы һәм саф һавалы кочагына кабул итте

"Акчарлак " җәйге сәламәтләндерү лагеры быел да балаларны җылы кочагына кабул итеп алды. Шушы көннәрдә лагерьны ачу тантанасы узды.

Кояшлы урман аланы, саф һавасы белән һәркемне җәлеп итәрлек табигать кочагына урнашкан әлеге лагерь. Инде ничәмә-ничә еллар биредә балалар, яшүсмерләр җәйге каникулларын бик теләп үткәрәләр, яңа дуслар табалар. Менә быел да ул җәйге сезонын ачып, үз дусларын каршы алды.

Лагерьны ачу тантанасында район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов кунакта булдылар. Балалар аларга күңелле концерт күрсәттеләр һәм лагерь тормышы белән таныштырдылар.

-Табигать кочагында ял итүе аеруча күңелле һәм рәхәт. Элек елларда биредә шәхсән үзебез дә булып, отрядларның атамалары геройларыбыз исемнәре белән йөрүе әле дә хәтердә. Ни генә булмасын, сез бүген балачакның рәхәт мизгелләрен кичерәсез. Алар онытылмаслык, еллар дәвамында да сакланырлык булсын,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

"Акчарлак" лагеры быел да ике сменада эшлячәк. Биредә шушы вакыт эчендә 120 бала үз сәламәтлеген ныгыта һәм рәхәтләнеп ял итә алачак.

Алексей Яргунов, лагерь начальнигы:

-Лагерь тормышы елдагыча кызыклы итеп төзелгән. Көн дәвамында балаларның күңеленә хуш киләрлек бию, җыр, рәсем ясау, 3D принтерда эшләү буенча түгәрәкләр эшләячәк. Моннан тыш, атнасына ике мәртәбә "Акчарлак" бассейнына бару каралган. Беренче сменада ял итүчеләр Свияжск, ә икенче сменада ял итүчеләр белән Болгар җирләренә, район музеена эксурсия ясаячаклар. Әти-әниләр көне узачак. Гомумән смена дәвамында төрле район оешма, предприятие вәкилләре, кунаклар белән очрашулар уздырылачак.

Лагерьның тормышы биредә яшьләрнең булуы белән дә күңелледер, мөгаен. Әле яңа гына җәйге сессияләрен тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студент-кызлар әйдаманнар булып эшлиләр. Чүпрәле районы тармакара технологияләр техникумының пешекчеләр бүлегеннән 1 курс укучылары Мария Скворцова, Татьяна Кудряшова, Оксана Папушкина, Евгения Мёдова шушы кадәр баланы ашату җаваплылылыгын алып, беренче күнекмәләрен, практикаларын узалар.

-Балаларны көненә биш мәртәбә ашатабыз. Менюда салатлар, төрле боткалар, кайнар аш, ике мәртәбә итле ризык, тәм-томнар каралган,-ди шеф-повар Мария Скворцова.

Балаларның канәгатьлеге, биредә ялның бик ошавы һәркайда сизелә. Гүзәл Җәлалова, 2 номерлы Иске Чүпрәле укучысы:

-Әлегә мин монда беренче тапкыр гына. Шулай да биредә миңа барысы да ошый. Инде яңа дуслар табырга өлгердем. Көнебез бик кызыклы һәм файдалы уза, хәтта икенче сменага да каласы килә башлады.

Регина Сеслюкова, Городище урта мәктәбе:

-"Акчарлак"та мин берничә мәртәбә булдым. Бик ошады, шуңа быел да килдем. Барлык балалар да, әйдаманнарыбыз да күңелле, ачыклар, аралашучан, без бер гаилә кебек яшибез монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар җәе 2014