Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы филиалларында терлекчелек буенча семинар узды

Малларны югалтуларсыз һәм сөт җитештерү күләмен киметмичә кышлату- бүгенге көндә терлекчелек белгечләре алдында торган мөһим бурычларның берсе. 1 февральдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы һәм Яңа Элмәле филиалларында үткән чираттагы семинарда да шушы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Семинарда катнашучылар филиаллардагы фермаларда булып, эшнең ничек куелышын карадылар. Яңа Элмәле филиалында семинарчылар игътибарына таналарны бәйләмичә асрау бүлеге тәкъдим ителде. Филиалда маллар кардаларда, ачык, саф һавада. Маллар алдына кардаларга салам ташып куелган. Терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев та малларның ачык һавада булуларын уңай бәяләде.

Агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов кышның инде өченче ае баруын, бу чорда малларның организмы витаминнарга кытлык кичерә башлау мөмкинлеген ассызыклап, аларның рационына каротинга, протеинга, кальций һәм фосфорга бай булган микроэлементлар кертү кирәклеген ассызыклады.

Семинарның икенче-пленар өлеше Яңа Элмәле мәдәният йортында үтте. Биредә терлекчеләрнең 1 февральгә булган хезмәт күрсәткечләре анализланды һәм йомгак ясалды.

Терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр һәр ай саен район җитәкчелеге тарафыннан да бүләкләнә. Январь ае эш йомгаклары буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр: Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы филиалы идарәчесе Ильдам Хәлимов , "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Әнсар Шәрәев, "Шәйморза" җәмгыятенең ветеринария табибы Рафаэль Бәширов, "П.В.Дементьев исемендәге" агрофирманың көтүне яңарту технологы Юрий Дергунов акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар терлекчелек тармагы