Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ак Барс“ агрофирмасының Түбән Каракитә филиалында семинар узды

Язгы чәчү компаниясе җиңел булырга охшамаган. Көзен туктаусыз яуган яңгырлар сәбәпле сукаланмыйча калган мәйданнар да күп. Һава торышының да ачылып китмичә, көйсезләнеп торуы кыенлыклар өсти. Уҗымнарның торышы да әллә ни мактанырлык түгел. Аларны тернәкләндереп җибәрү өчен дә өстәмә эшләр таләп ителә.

Шулай инде, игенче үз эшен һавага карап көйләргә күнеккән. Үз ягыннан барысын да эшләп куйса да. Чүпрәле аграрийлары быел да үзләренә йөкләнгәннең барысын да эшләп куйдылар, дияргә тулы нигез бар. Тырма, чәчкечләр көздән үк әзерләп калдырылган иде. Һәм бүгенге көндә язгы кыр эшләрендә катнашачак 331 тракторның да 310ы әзерлек сызыгына куелган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Җәмил Шәрипов әйтүенчә, әлеге трактор паркы белән язгы чәчуне атна-ун көндә төгәлләргә мөмкин. Билгеле, ике сменалы эш оештырылган, барлык төр шартлар үтәлгән очракта.

Быел игенчелектә югары уңышка ирешү өчен сортлар яңарту буенча да эш алып барыла. Районга яраштырылган, корылык шартларында да тотрыклы уңыш бирергә сәләтле сортлар кайтарыла.

Шул ук вакытта сөт саву буенча ирешелгән күрсәткечләрдән чигенмәү буенча да катгый таләпләр куела. Бер сыерны төрле авыру сәбәпле көтүдән чыгара калганда, урынына ике баш терлек кертергә тиешлелек тә актуаль булып кала. Һәм якын көннәрдә сыер терлеген җәйләүгә чыгару буенча актив эш алып барыла.

Шушы көннәрдә генә "Ак Барс" агрофирмасының Түбән Каракитә филиалында инженерлар, агрономнар, зооветслужба хезмәткәрләре катнашында семинар-киңәшмә булып үтте. Семинарда нәкъ шушы мәсьәләләр анализланды. Һәм якын көннәргә бурычлар һәм эш планнары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы