Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әй, гомер агышлары

Әй, гомер агышлары Өлкәннәргә багышланган, район күләмендә оештырылган бәйрәмдә хөрмәткә иң лаеклылар катнашты. Сәхнәдә район мәдәният йорты үзешчәннәре бәхетле картлык мизгелләрен чагылдыралар. Әби белән бабай (Гөлназ Бахитова һәм Ринат Кәлимуллин) 50 ел бергә үткәргән гомер елларын искә төшерәләр. Авылның бүгенгесе, әби-бабай тормышы шаян җыр-биюләр аша күрсәтелә. Сәхнәгә район Башлыгы Тимур...

Әй, гомер агышлары

Өлкәннәргә багышланган, район күләмендә оештырылган бәйрәмдә хөрмәткә иң лаеклылар катнашты.

Сәхнәдә район мәдәният йорты үзешчәннәре бәхетле картлык мизгелләрен чагылдыралар. Әби белән бабай (Гөлназ Бахитова һәм Ринат Кәлимуллин) 50 ел бергә үткәргән гомер елларын искә төшерәләр. Авылның бүгенгесе, әби-бабай тормышы шаян җыр-биюләр аша күрсәтелә.

Сәхнәгә район Башлыгы Тимур Нагуманов менеп, гомер көзләренә хезмәт аша, гаиләдә балалар үстереп килеп җиткән өлкәннәргә иң кайнар рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Без бирегә барлык ветераннарны да чакыра алмадык. Алар да үзләрен биредә итеп хис итсеннәр. Ун көн буена төрле чаралар уздырылачак",- диде ул. Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин районыбыз өлкәннәренә Президент Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерде. Саулык-сәламәтлек, тыныч картлык теләде.

Бәйрәм күрке булып җырчылар Рөстәм Низамов, Эльза Айметова, Вера Радионова, Венера Фәхретдинова, Фәсахәт Хөсәенова, Ринат Усманов һәм башкалар өлкәннәрне моңга күмделәр. Иң матур җырлар шаян бию такмаклары белән үрелеп барды.

Һәр яңа көн күңел күтәренкелеге алып килә. Өлкәннәр арасында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә байтак. Иске Шәйморза авылыннан Марат Халитов, Иске Чүпрәле авылыннан Харис Алимов, Зур Аксу авылыннан Виктор Лухманов гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аларны җырчылар җырлары, тамашачы алкышлары белән сәламләде. Ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлаловны зал көчле алкышлар белән каршылады. Аның ялкынлы сүзләре өлкәннәргә рухи көч, күңел күтәренкелеге өстәде. Бәйрәм тантанасында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парлар сәхнәгә менгәч, зал тагын да җанланып китте. Бәхетле парлар-Иске Шәйморза авылыннан Суфия һәм Әнвәрша Хафизовлар, Городище авылыннан Мария һәм Егор Нягусевлар 55 ел бергә яшәп, гомер көзләрен каршылыйлар.

Аларга ЗАГС бүлеген җитәкләүче Гөлсирә Галләмова "Озын гомерлеләр" сертификаты тапшырды.

Әйе, бүгенге өлкәннәребезнең күбесе авыр тормыш юллары үтеп, бәхетле картлык кичерәләр. "Тормышыбыз мул, күгебез аяз, ни теләсәң шул бар, безгә тагын ни кирәк",- диләр алар.

Якты дөньяда яшәп, кемгәдер кирәкле булу-үзе зур бәхет. Өлкәннәр соңыннан кайнар аш өстәлләре артында яшьлек елларын искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев