Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашлык уңышы быел да көткәнчә түгел

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 августка алынган мәгълүматлар буенча, районда 22408 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган. Шул исәптән, 604 гектарда арыш, 9551 гектарда көзге бодай, 5866 гектарда арпа, 406 гектарда солы, 4037 гектарда сабан бодае,1870 гектарда борчак культуралары уңышы җыеп алынган.

"Цильна" җәмгыятендә 2437 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган, уңышы-һәр гектардан уртача 23,7 центнер. Шул исәптән, 100 гектар мәйданда арыш, 1000 гектар мәйданда көзге бодай, 200 гектарда борчак, 620 гектарда арпа, 467 гектар мәйданда сабан бодае культуралары урып-суктырылган.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 9892 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган. Шуның 5268 гектарын көзге бодай, 1560 гектарын борчак, 1420 гектарын арпа, 1564 гектарын сабан бодае культурасы тәшкил итә.

"П.В.Дементьев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе"ндә 2260 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. 70 гектар мәйданда арыш, 587 гектар мәйданда көзге бодай, 476 гектар мәйданда арпа, 176 гектар мәйданда солы, 951 гектар мәйданда сабан бодае культуралары урып-суктырылган.

"ТрансПорт" җәмгыятендә 659 гектарда көзге бодай, 752 гектарда арпа, 735 гектарда сабан бодае культуралары суктырып алынган.

"Низамов", "Шәйморза" хуҗалыкларында да урып-җыю өлкәсендә күп кенә эшләр башкарылган.

Барлык технологияләр тиешенчә башкарылса да, район буенча көтелгән уңышны җыеп булмады, диләр белгечләр. Вакытында яңгырлар булмауның нәтиҗәсе инде бу. Ә бу вакытка инде киресенчә, туфракка керткән ашлама үз эшен эшли башлаган, диләр. Яңа яралган яшел башаклар өлгергән башаклардан озынрак һәм тулы бөртекле икән. Игенчелектә һава торышы чүпрәлеләрне ничә еллардан бирле тоташ сыный. Шуның өчен дә "икеле-микеле" икътисад диләр авыл хуҗалыгын. Табигать шартларына бәйле, ягъни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак 2015