Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

3500 дән артык чүпрәлеле "Милләтләр кроссы"нда катнашты

Сәламәтлек - зур байлык, диләр. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдаш итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил иттеләр.

Соңгы елда районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды. Бу юнә лештә районда спорт корылмалары эшли. Спорт яратучыларга йөзү бассейны, бөтен тренажер жиһазлары белән спорт залы һәм спорт мәктәбе хезмәт күрсәтә. "Бүгенге милләтләр кроссын ГТОның башлангыч этабы дип карарга кирәк. Чөнки тиздән аның нормативларын үтәү һәркем өчен мәҗбүри булачак. Яңартылган ГТО кысаларында 6 яшьтән башлап 11 төркемдә спорт нормативларын үтәү карала. Татарстанда һәм илнеӊ тагын 11 төбәгендә мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру тәҗрибә рәвешендә кертелде дә инде. Быел укучылар 1октябрьдән ГТО нормаларын - йөгерү, сикерү, турникта тартылу һ.б. тапшыра башлый,- ди спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов.

Кросска старт бирү алдыннан ГТО нормативларын тапшыру буенча күрсәтмә чыгышлар тәкъдим ителде. Үзәк мәйданга килүчеләр МЧС хезмәткәре Илдус Мөшәрәповның, 1 номерлы балалар бакчасы мөдире Елена Нуртдинованың һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе укучылары Гүзәлия Аббазова һәм Айназ Җәлаловның спорт күнегүләрен бик оста иттереп башкаруларын күрделәр. Быелгы милләтләр кроссында 3500 дән артык чүпрәлеле стартка басты. Аларның 500 гә якыны район үзәгендә ярышты. Үзләренең җитезлекләрен сынап карарга теләүчеләр арасында төрле яшьтәге спорт сөючеләр, мәктәп балалары, техникум укучылары, оешма хезмәткәрләре һәм өлкәннәр дә бар иде.

- Бүген бирегә районның иң актив һәм спортны үз итүче кешеләре килгән. Ә бит максат җиңү генә түгел, иң мөһиме фиништан стартка кадәр булган араны лаеклы үтеп, үз сәламәтлегеңне күрсәтү. Бөтен илне берләштергән спорт вакыйгасыннан без дә читтә кала алмыйбыз, мондый чаралар кешеләр, коллективлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудыра,- диде ярышка килүчеләрне сәламләгәндә район башлыгы Александр Шадриков. -Гаҗәеп соклангыч матур аяз һава. Суык түгел, явым- төшем юк, мондый чараларны елга бер генә тапкыр үткәрү аз да сыман. Сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Спорт бәйрәмнәре яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Йөгерү, чаңгыда йөрү, йөзү кебек спортның актив төрләре үзеңне формада тотарга ярдәм итә.- ди ярышта катнашучы 73 яшьлек хезмәт ветераны Мөнир Насретдинов. Үз яшьтәшләре арасында Татьяна Медведева, Мария Ефимова, Николай Мадюков, Мария Никифорова, Николай Хрисанов, Валерий Романов, Р. Вәлиуллин һәм Елена Нуртдинова җиңү яуладылар. Гомумән, призлы урыннарга лаек булучыларны район башлыгы Александр Шадриков Грамоталар белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милләтләр кроссы