Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

30 мартта Чүпрәле авыл җирлекләрендә референдум узачак

Быел авыл җирлекләрендә үткән халык җыеннарында үзара салым кертү турында күп сөйләнелде. Әлеге уңайдан газета битләрендә дә аның тарихы, ни өчен кирәклеге хакында язып чыктык. Райондашларыбызның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, бу турыда янә сөйләргә булдык.

Үзара салым, беренче чиратта, авыл җирлекләрендәге төрле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәчәк. Әйтик, авыл урамнарын, юлларны төзекләндерү, зират тирәләрен тоту, күперләр ясау, чишмәләрне яңарту, урамнарны яктырту, гомумән, авыл җирлеген төзекләндерү өчен күп кенә эшләрне башкару өчен самообложение акчасы тотылачак. Сер түгел, авылларга миллионнар күктән төшми, ә менә үзара салым бу очракта бик ярап куяр.

Үзара салым республиканың күп кенә районнарында күптәннән кертелгән. Агымдагы елда ул республика бюджетыннан да өстәмә финансланачак. Мисал өчен 100 сумнан җыелган үзара салымга 400 сум өстәләчәк. Шулай итеп, ул 500 сум булачак (бу шартлы сан, әлбәттә). Иске Кәкерле авылында, мәсәлән, 18 яше тулган сайлауга хокукы булган һәр кеше 200 сум күләмендә акча биреп, бу чарага кушылачак.

Үзсалым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Шушы уңайдан районда 30 мартта референдум узачак та инде. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны (100, 200 сум, мәсәлән) бирүгә "мин каршы түгел" дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда авыл җирлегендә яшәүче 50% +1 кеше катнашкан очракта, ул үткән дип санала. Ә шул катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак.

Фәрит Галләмов, Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары:

-Авылларда төзекләндереләсе юллар, эшлисе эшләр бик күп. Дөрес, әйбәт кенә, төзек урамнарда яшәүчеләр дә бар, ә кемнәрдер язын-көзен һаман да балчык изеп йөрергә мәҗбүр. Мин акчамны кесәмнән чыгармый торыйм әле, кемгә кирәк, шул бирсен дию, бу очракта зур хата булыр иде. Әлеге чара, беренче чиратта, бар халыкның мәнфәгатен кайгырту йөзеннән эшләнә.

Ә үзара салымнан җыелган акчалар белән авыл җирлегендә махсус билгеләнгән кешеләр идарә итәчәк. Нинди генә эш башкарылмасын, законда каралган тәртип нигезендә, һәр тиен өчен алар җавап тотачак.

Халит, chuprale-online.ru сайтын даими укучы:

-Мин бу эшкә бик риза. Тик эшләр суммасы конкрет күрсәтелсен иде. Әйтик, Ленин урамына юл: 60 метр озынлыкта, 20 000 сум күләмендә һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 30 мартта үзарасалым буенча референдум узачак