Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

28 апрельдә гомумреспублика өмәсе үтәчәк

"Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге барлык сәяси һәм җәмәгать оешмаларына, предприятие һәм учреждениеләр коллективларына, мәктәп укучыларына һәм студентларга, район халкына мөрәҗәгать итеп, 28 апрельдә үтәчәк гомумреспублика өмәсендә актив катнашырга, үзебезнең тирә-юнебезне, оешма тирәләрен, паркларны, скверларны кыш буена җыелган чүп-чардан чистартуга булдыра алган кадәр өлеш кертергә чакыра.

Өмәдә олылар белән беррәттән балаларның да катнашулары мөһим. Олыларга, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, үсеп килүче яшь буынга үзеңнең урамың, йорт тирә-юнең турында гади генә кайгыртудан авылыңны, туган җиреңне, Ватаныңны ярату кебек изге хис барлыкка килүен аңлатыйк һәм үз үрнәгебездә күрсәтеп бирик. Мондый өмәләр, шимбәләр үткәргәндә, беренче чиратта, обелискларга, һәйкәлләргә игътибар бирергә кирәк.

Бары тик бердәм булсак кына без үзебезнең туган җиребезне, авылыбызны, өебезне чиста һәм ямьле итә алачакбыз. Республикабыз, районыбыз яшеллеккә күмелсен өчен, тибигатебез үзенең кабатланмас гүзәллеге белән безне күзләрне генә иркәләмичә, шулай ук, кайткан кунакларның күңелләренә дә хуш килеп, соклану хисләре барлыкка китерсен өчен хәлебездән килгәнчә тырышыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өмә