Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

2015 елның 1 январеннан балалар бакчалары өчен түләүләр арта

Балалар бакчасына түләү взнослары артканга бер ел вакыт узарга өлгермәде, 2015 елның 1 январеннан Татарстанда балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумманың янә күтәреләчәге турында сөйли башладылар.

Әлеге хакта үткән брифингларның берсендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова да әйтеп үтте. Түләүләр якынча 12 процентка арта һәм ул мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесенең төренә, эшләү режимына һәм балаларның яшенә бәйле булачак.

-Балалар бакчасына түләүләрнең артуы илебездәге социаль-икътисади үсеш фаразларына нигезләнгән һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнарның үсеше белән бәйле. Туклану продуктларына бәя артуга, балалар бакчалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы артуга да бәйле,-дип аңлатма бирде Эльвира Измайлова. -Бүген балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен дәүләт үз өстенә ала. Ә ата-аналар исә гомуми бәянең 27 процентын гына түлиләр. Әгәр бүген балалар бакчасында 3 яшьтән 7 яшькәчә баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар түләве 2283 сум тәшкил итсә, киләсе елның январеннан ул 2563 сум булачак.

Шулай итеп, ата-аналар арасында балалар бакчасы өчен взносларның артуына хафага төшү булырга тиеш түгел, чөнки түләүләр арту объектив факторларга бәйле, дип белдерәләр министрлыкта. Шул ук вакытта ата-аналар өчен компенсация түләүләре, ташламага ия булган гаиләләр өчен барлык хокуклар да сакланачак.

Алёна Исхакова, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты:

-Чүпрәле районында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүче 29 учреждение бар, шуларның алтысы балалар бакчасы-башлангыч мәктәп. Аларда барлыгы 747 бала тәрбияләнә. Агымдагы елда балалар бакчасына бәяләр артуны башлап ата-аналар авыррак кабул итсә дә, балалар саны бакчаларда кимемәде, киресенчә, анда йөрүчеләрнең саны артуы күзәтелде. Әле дә түләүләрнең объектив факторларга бәйле булуын аңаларлар, дип уйлыйбыз. Быел гына да районда яңа балалар бакчалары ачылды, кайберләре төзекләндерелде. Дәүләт тә бит үсеп килүче буын хакында кайгырта. Анда тудырылган барлык уңайлыклар балаларның төрле яклап аң-белемнәрен үстерергә, мәктәпкә хәзерләргә зур мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчалары өчен түләү