Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

2014 елда Чүпрәледә 802 млн. сумнан артык капиталь төзелеш, төзекләндерүләр үткәрелгән

Татарстан Республикасы авылларны төзекләндерү, авыл җирлекләрендә төзелешләр алып бару, социаль проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә, 2014 ел нәтиҗәләре буенча, Россия күләмендә иң алдынгы урынны били.

Үткән ел, мәсәлән, республикада 30дан артык программа эшләде. Аларның барысы да диярлек социаль юнәлешле һәм, беренче чиратта, халык мәнфәгатен кайгыртып, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тотып башкарылды.

Татарстан Республикасының бер Чүпрәле районын гына алсак та, халык әйбәт яшәсен: яңа юллардан йөрсен, сыйфатлы су эчсен, сәламәтлеге нык булсын, балалар заманча ясле-бакчаларга килсен, яңа мәктәпләрдә укысын, гаиләләр торак шартларын яхшыртсын, рухи азык та ала белсен диеп һәм тагын да шундый күп кенә уңайлыклар тудыру өчен 802 млн. сумнан артыклык капиталь салулар булган - төзелешләр, капиталь төзекләндерүләр алып барылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү төзелеш