2014 елда Татарстанда Ел имамы сайланачак
ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2014 ел Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан ителде.
Быел Татарстанда имамнарга аеруча игътибар биреләчәк һәм шул рәвешле, Ел имамы сайланачак. Һәрбер мөхтәсибәт үз имамнары арасыннан берсен тәкъдим итәчәк, ә иң шәп имам SMS-тавыш бирү юлы белән сайланачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, республиканың иң актив имамы хаҗга җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев