Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

2013 елга бюджет проекты

21 ноябрьдә Чүпрәле муниципаль район Советының 21нче утырышы булып үтте. Утырышны район башлыгы Тимур Нагуманов ачты һәм алып барды. Утырышның көн тәртибенә бик мөһим - "Чүпрәле муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларның планлы чорларына бюджеты турында" карар проекты турында" мәсьәлә куелган иде.

Чүпрәле районының киләсе елларга социаль-икътисадый үсеш прогнозы белән депутатларны һәм утырышка чакырылганнарны башлап Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов таныштырды. Әлеге прогноз буенча Чүпрәле районында 2013 елда эчке территориаль продукт җитештерү, 2012 ел белән чагыштырганда 5 процентка артып, 3,2 млн. сумга җитәчәк. Ә бер җанга туры килә торган керемне 8125 сумга җиткерү каралган. Уртача хезмәт хакы 4,5 процентка үсәр дип фаразлана.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова чыгышы исә конкрет саннарга нигезләнгән иде һәм ул депутатлар каравына 2013 елга дефицитсыз бюджет проектын беренче укылышта тәкъдим итте.

Доклад буенча фикер алышуларда район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салым һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Рәмис Низаметдинов чыгышы тыңланды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсь-әләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов депутатлар каравына 2009-2012 елларда Чүпрәле муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалауның Комплекслы программасына үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте. Әлеге үзгәрешләр Иске Кәкерле, Шәйморза кебек зур авылларда полиция участоклары һәм шунда ук участок уполномоченныйлары өчен тору урыны төзүне күздә тота. Мондый төзелешләр республика һәм җирле бюджеттан финансланачак. Ә менә ятимнәр йортларында тәрбияләнүче, ата-анасыз чүпрәлелеләрне торак белән тәэмин итү өчен район бюджетында акча булмаганлыктан, әмма моны икенче планга куймыйча, алар өчен торак төзүнең башка юлларын эзләү кирәклегенә басым ясады район башлыгы утырышта.

Депутатлар бюджет проектын һәм көн тәртибенә куелган башка мәсьәләләрне дә тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет проекты