Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

14 мәктәпкә 11 миллион 323 мең сум

Балалар тиешле белем алсын өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган булырга тиеш. Әмма күпчелек мәктәпләрдә укучыларга һәм укытучыларга, һава торышы нинди булуга да карамастан, табигый ихтыяҗларын урамда, салкын бәдрәфләрдә үтәргә туры килә иде әлегә кадәр.

Россия мәктәпләренең 30 процентында җылытылган бәдрәфләр юк. Республикада да хәлләр мактанырлык түгел. 2313 мәктәпнең 780ендә бәдрәфкә чыгу өчен урамга йөгерәсе. Райондагы 36 мәктәпнең дә яртысында диярлек андый җылы корылма юк. Шуны искәртик, соңгы елларда гомуми белем учреждениеләрен заманча төзекләндерү буенча күп чаралар күрелә, дәүләт программалары эшли. 30 елдан элек төзелгән мәктәп биналарын савыктыру хөкүмәт игътибарында тора.

Безнең районда быел Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали һәм Яңа Чокалы авылларындагы мәктәпләрне капиталь төзекләндерү өчен 18 миллион сумга якын акча тотылды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел укучылар саны 50дән арткан һәм республиканың капиталь ремонт программасына кермәгән 248 белем учагында эчке санузеллар эшләү планы расланган. Моны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 175 миллион сум акча бүленгән. Чөнки авыл мәктәбендә бәдрәф ясау шактый чыгымлы эш. Эчке һәм тышкы су торбалары, канализация, вентиляция үткәрергә, бинаның эчен санитар нормаларга туры китерү зарур.

Реклама

Хәзерге вакытта әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча районның 14 мәктәбендә кызу эш бара. Һәм республика тарафыннан мәктәпләрдә җылы бәдрәфләр булдыру өчен безнең районга 11 млн. сумнан артык акча бирү каралган. Аларны башкарып чыгу җаваплылыгы чикләнгән "Коммуналь челтәрләр", "Созидатель" һәм "Стройсервис" ябык акционерлык җәмгыятьләренә тапшырылган.

Төзелеш һәм архитектура бүлегенең әйдәп баручы белгече Николай Макаров:

-Борчылырга урын юк, бөтен эшләр дә пландагыча бара, алдагы берничә көндә мәктәпләребез җылы бәдрәфле булыр. Билгеләнгән эшләрне башкарып чыгу буенча "Коммуналь челтәрләр" җәмгыяте аеруча өлгерлек күрсәтә. Шушы көннәрдә Иске Шәйморза, Матак, Иске Ишле һәм Шланга урта мәктәпләрендәге санитар узелларны кабул итү комиссиясе тикшерүенә тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр тормышыннан җылытылган бәдрәфләр