Татарстан профсоюзлар Федерациясе Чүпрәледә семинар үткәрде
Хезмәт кешесенең гомерен һәм саулыгын саклау максатында хезмәтне саклау буенча дәүләт системасы камилләшә бара. Шуны истә тотып, үткән көннәрдә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе киңәйтелгән семинар- киңәшмә үткәрде.
Хезмәтне саклауга юнәлдерелгән чараның асылында, мөгаен, "Хезмәт шартларына- социаль билге" дигән тема булгандыр. Семинар эшендә район хакимияте вәкилләре, җирле үзидарә башлыклары, эш бирүчеләр һәм хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе җитәкчесе урынбасары Марат Гафаровның чыгышы тыңланды. Ул агымдагы елның үткән чорында Федерация башкарган эшләргә тукталды, бүгенге һәм алдагы бурычлар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Аннан соң ТР профсоюзлар Федерациясенең бүлек начальнигы- хезмәт буенча өлкән техник инспектор Ирина Андина сүз алды. Аның чыгышыннан мәгълүм булганча, хәзер теләсә нинди эш урыннарында да хезмәт шартларын яхшырту буенча махсус билгеләр куллану гамәлгә кертелгән. Дөрес, элек елларда да эш урыннарын яхшырту, хезмәт процессын сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп оештыру аерым контрольдә тора иде. Аларның барысы да хезмәткәрнең эш урынын аттестацияләү программасына нигезләнеп эшләнде. Шуңа күрә дә, Ирина Васильевна "Аттестациядән махсус билгегә күчү" турында тәфсилләп сөйләде. Шуны да искәртик, производствода җәрәхәт алу хезмәтне саклау буенча кадрлар җитмәүдә дә чагыла. Еш очракта бу вазыйфа очраклы кешеләргә кушыла, алар болай да 2-3 вазыйфа алып баралар, тиешле әзерлекләре, тәҗрибәләре юк, бу эшне формаль үтиләр. Хезмәтчәннәрне укыту, аларга индивидуаль саклык чараларын аңлату да тиешенчә башкарылмый. Әлбәттә, хезмәтчән үзе дә бу өлкәдә югары аңлылык күрсәтергә тиеш. Законда хезмәтне саклау өлкәсендә нинди гарантияләр һәм хокуклар каралганын аларга җиткерергә кирәк. РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүче хезмәт урынын аттестацияләргә, хәзер инде билге куярга тиеш. Анда бөтен хезмәт шартлары да искә алына. Нинди милек формасы булса да, һәр предприятие хезмәт шартлары буенча биш елга бер тапкыр эш урыннарын аттестацияли. Шартларның начарлыгыннан һөнәри авырулар килеп чыга. Авыр һәм зыянлы хезмәт шартларында эшләүчеләр эш бирүче исәбенә даими рәвештә медицина каравы үтәргә тиешләр. Бу карауларда аның әлеге эшне башкаруга яраклыгы һәм һөнәри авыруы кисәтелә. Кызганычка каршы, күп урыннарда хезмәтчәннәрнең медицина тикшерүе үтүенә бармак аша карыйлар.
Киңәшмәдә әйтелгәннәрнең максаты хезмәтчәннәрнең саулыгын һәм гомерен саклауга, тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелде. Дөньяда иң кадерлесе-кеше гомере, аны сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев