Көзге һәм кышкы чорда янгын куркынычы арта
Үткән елгы көзнең һәм кышның һава шартлары әле дә исебездә. Көчле салкын җил, даими явым-төшем, кинәттән генә туңдырып җибәрү, республикабызның, шул исәптән районның, янгынга каршы тиешле дәрәҗәдә әзерлек күрелмәгән объектларында куркыныч очраклар тууга сәбәпче булды.
Сер түгел, райондашларыбызның барысы да көзге-кышкы чорда янгын килеп чыкмасын өчен алдан әзерлек күрми. Үткән ел нәкъ шушы чорда Татарстан Республикасында 2363 янгын булды, ут эчендә 138 кешенең гомере өзелде, шуларның икесе бала иде. Тән пешү нәтиҗәсендә 166 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алды. Быелның 9 ае күрсәткечләренә күз салсак, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 851 янгын очрагы теркәлгән, шуларның 385е мичләрнең төзек булмавы, яисә алардан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү һәм калган өлеше электр жиһазларын кулланганда битарафлык күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кагыйдә буларак, янгыннарның күпчелеге торак секторга туры килә. 2012 елның үткән чорында шундый 1719 янгын теркәлде. Ни кызганыч, аларда 130 кеше янып үлгән. Ут белән саксыз эш итү аркасында 91 кешенең гомере өзелсә, исереклек нәтиҗәсендә 63 кешенең гәүдәсе кара көлгә әйләнгән.
Районыбыздагы хәлләр дә аяныч. Бүгенге көнгә 21 янгын теркәлде, ут эчендә 3 кеше үлде, аннан килгән материаль зыян 1,5 миллион сумны тәшкил итте. Практика күрсәткәнчә, янгыннарның бөтенесе дә диярлек халыкның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәмәүләренә бәйле. Күп хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен элементар кагыйдәләр дә үтәлми, ул-бу була калган очракта бер мичкә су, ком һәм янгын сүндергеч (огнетушитель) тә юк. Хәзерге вакытта йорт һәм каралты-кура яннарында коелган яфракларны, чүп-чарны күзәтүчесез яндыру һич тә рөхсәт ителми. Шушы сәбәптән торак йортлар, каралты-куралар һәм бакча өйчекләре зыян күрә. Төзелешләрдән ерак аралыкта гына учак кабызу рөхсәт ителә. Янып торган учакны контрольсез калдырмагыз, соңыннан су сибеп сүндерегез! Өйләрдә мичләрнең төзеклеген кабат-кабат тикшерегез, 2011 елда гына да шушы сәбәптән 235 янгын чыкты. Кайбер кешеләр мичтә һәм төтен чыгу юлларында хасил булган ярыкларны бернигә дә санамый. Ә бу үз чиратында зур бәла-каза китерүгә сәбәп була да инде. Шуны да искәртим, мичтә һәм төтен юлларында ярыклар хасил булмасын өчен мичләр мөстәкыйль фундаментка урнаштырылган булырга тиеш. Һәм стена белән ике арада (мич биеклегендә) һава йөрү өчен аралык булу таләп ителә. Төрле калынлыкта һәм төрле металлдан эшләнгән электр чыбыкларын да файдаланырга ярамый. Төзек булмаган электр приборларын һәм электр счетчикларында "жучок"лар файдаланырга ярамаганлыгын барыбыз да беләбез. Бер үк вакытта бер электр челтәренә берничә прибор тоташтырып чыбыкларга авырлык китермәгез! Электр чыбыкларының бер-берсенә ялгануына, телефон һәм радио чыбыкларына эләгүенә юл куймагыз! Һәр йортта янгын килеп чыгуга сәбәп булган мөмкинлекләрне үзвакытында бетерегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев