Кайбер шоферлар аңлап җиткерми
Россиядә 2009 нчы елдан юл-транспорт вакыйгаларын теркәүнең гадиләштерелгәне-дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашыннан башка гына үткәрү процедурасы гамәлдә.
Ул шоферларны сәгатьләр буе полиция хезмәткәрен көттермәү һәм зур булмаган аварияләр аркасында да хасил була торган бөкеләрдән арынуны күздә тотып кертелде. Гадиләштерелгән процедурадан файдаланучылар саны елдан-ел арта. Европротокол, исеменнән үк күренгәнчә, безгә Европадан керде. Анда ул инде өч дистә елдан артык кулланыла һәм авария урынында полиция хезмәткәренең булмавы гадәти санала. Бездә ул закон буларак 2009 нчы елның 1 мартыннан кертелде. Тик юл-транспорт вакыйгасын ЮХИДИ хезмәткәреннән башка теркәүнең берничә шарты бар. Вакыйгада катнашкан ике транспорт чарасын йөртүченең дә җаваплылыгы ОСАГО буенча иминиятләштерелгән һәм бары тик милеккә генә зыян килгән булырга тиеш. Шуны да онытмаска кирәк, гадиләштерелгән теркәү буенча түләнә торган иминият суммасы 25 мең сумнан артык була алмый. Шулай ук ике як арасында авариянең килеп чыгу сәбәпләре буенча килешмәүчәнлекләр, аларда алкоголь яки наркотиктан исерү билгеләре булырга тиеш түгел. Юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүче кешеләр булмаса, ике як килешүе буенча, ул гадиләштерелгән ысул белән теркәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев