Быел Чүпрәледә 23 янгын булды
Агымдагы елның үткән чорында районның 23 хуҗалыгында янгын чыкты. Алардан 1,5 миллион сумлык материаль зыян күрелде. Уттан чыккан бәхетсезлек очраклары, бигрәк тә Матак, Иске Чүпрәле һәм Иске Кәкерле авыллары җирлекләрендә күзәтелде. Статистик мәгълүматларга караганда, янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Иң куркынычы көзге-кышкы чор, чөнки салкын көннәрдә халык кулдан ясалган җылыткычлардан...
Агымдагы елның үткән чорында районның 23 хуҗалыгында янгын чыкты. Алардан 1,5 миллион сумлык материаль зыян күрелде. Уттан чыккан бәхетсезлек очраклары, бигрәк тә Матак, Иске Чүпрәле һәм Иске Кәкерле авыллары җирлекләрендә күзәтелде.
Статистик мәгълүматларга караганда, янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Иң куркынычы көзге-кышкы чор, чөнки салкын көннәрдә халык кулдан ясалган җылыткычлардан һәм җимерек мичләрдән файдалана башлый.Торак йортларда янгын чыгуга юл куймас өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк. Мичтән файдаланганда төтен юлларын кимендә өч айга бер тапкыр корымнан чистартып торырга. Утыру һәм ярыклар хасил булудан котылу өчен мичне аерым нигезгә (фундаментка) урнаштырырга. Мич бер ягы белән дә агач стенага яки башка агач әйбергә терәлеп тормаска, һава йөрү өчен мич биеклегендә ара калырга тиеш. Мичкә яга башлаганчы аның төзеклегенә инанырга кирәк. Стенасында ярыклар булганда аларны балчык белән әйбәтләп сылап чыгу мәҗбүри. Электрдан эшләүче төзек булмаган җылыткычлардан файдаланмаска һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска. Эшләп торучы электр приборларын пәрдәләр, обой ябыштырылган стена, тиз кабынучан башка әйберләргә якын куймаска. Квартирадан беразга гына чыгып киткәндә дә электр приборларының челтәрдән алынган булуына инанырга. Электр приборларыннан файдаланганда аларны янмый торган материалдан ясалган махсус аслыкларга куялар. Төзек булмаган газ җиһазларыннан файдаланмаска һәм аларга карата куелган таләпләрне бозмаска. Төзек булмаган, герметиклыгына зыян килгән газ приборыннан файдалану газ чыгып торуы белән аеруча куркыныч. Бүлмәдә газ исе килгәндә шырпы сызарга, электр кабызгычларыннан файдаланырга ярамый. Электрүткәргечләрне дөрес монтажламау да бәла-казага китерергә мөмкин. Торак йортлар-да һәм квартираларда электр счетчикларына "жучок"лар кую һәм ватык электр приборларыннан файдалану катгый тыела. Бер розеткага берьюлы берничә электр приборы тоташтырып, электр челтәрендәге көчәнешне арттырмагыз. Электр челтәрендә киселеше (сечение) кулланыла торган токка исәпләнмәгән телефон үткәргечләрен куллану бик куркыныч. Шулай ук электр үткәргечләренең телефон һәм радиоүткәргечләргә, радио һәм телевидение антенналарына, агач ботакларына һәм өй-бина түбәләренә тиеп торуына юл куярга ярамый. Төрле киселештәге, төрле материалдан эшләнгән, изоляциясе зарарланган электрүткәргечләрне кулланырга, аларны кадак белән беркетергә, борып тоташтырырга рөхсәт ителми. Юл өстенә өеп куелган төзелеш материаллары янгын машиналарына узып китү өчен комачаулык тудырырга мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы дәүләт учреждениесе күзәтү эшчәнлеге идарәсенең Чүпрәле районындагы янгын күзәтчелеге бүлеге торак йортыгызны, квартирагызны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә имин итәчәге турында кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев