Бала кулына шырпы эләксә...
11 июнь көнне Иске Чүпрәле авылында балаларның каралты- кура эчендә шырпы белән уйнаулары нәтиҗәсендә янгын чыга. Утны күреп, янгын сүндерүчеләргә ашыгыч төстә хәбәр итү нәтиҗәсендә генә янгын җәелеп китә алмый һәм 5-7 яшьләрдәге дүрт баланың гомере өзелүдән сакланып калына.
Үткән көннәрдә район халкы Сабантуй бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Күп гаиләләр кунак каршылап-озату белән мәшгуль булды. Ни кызганыч, мондый чакта кайберләребез тормыш иминлеге хакында онытып та җибәрә. Ә бәла-каза һәрчак аяк астында, безнең ваемсызлыгыбызны сагалап, күзәтеп кенә йөри.
Иске Чүпрәле авылының Ленин урамындагы Дергуновлар ишеген дә кичке тугызынчы егерме минутта көтелмәгән хәл "шакый". Әти-әнисе өйдә юклыктан файдаланып балалар лапаска җыелышып керәләр һәм шырпы сызып уйныйлар, кечкенә генә учак кабызып җибәрәләр. Ут үзе белән шаярганны яратмый, ялкын телләре бик тиз өскә үрмәли һәм лапасның түшәменә ыргыла. Куркынган балалар этешә-төртешә лапастан йөгереп чыгалар һәм берничә адым гына ераклыктагы өйгә кереп бикләнәләр. Күз ачып йомганчы ут түбәгә үк менеп җитә. Эссе һәм коры һавада янгын каралты-кураның берничә квадрат метр мәйданын чолгап ала. Нәкъ шул вакыт күрше йортлардагы Илдар Мөшәрәпов, Нияз һәм Илназ Хафизовлар түбәдән чыккан ялкын телләрен күреп алалар һәм тиз генә шул якка йөгерәләр, әлеге вакыйга турында янгын сүндерү частенә хәбәр итәләр. Янгын сүндерү машиналары да бер-бер артлы, өчәүләп, биш минуттан ук килеп җитәләр. Бу вакытта инде егетләр бикле капканы ачып, эчкә үткән булалар һәм каралты-кураларның 75 квадрат метр мәйданы кара көлгә әйләнеп өлгерә. Янгын сүндерү часте хезмәткәре Рәмис Фәизов балаларны өйдән алып чыга. -Янгын чыккан йортка Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов та беренчеләрдән булып килеп җитте һәм янгынга каршы көрәшне оештырды. Шифрларның шартлап очкан кыйпылчыкларына да карамастан, Фәрит Хөснетдинов үз тормышын куркыныч астына куеп, ут белән көрәште. Күрсәткән кыюлыклары өчен Нияз һәм Илназ Хафизовларга, Данис Фәизовка, Фәрит Хөснетдиновка ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. 90 номерлы һөнәри училище һәм юл төзү идарәсе җитәкчеләре дә янгын сүндерү өчен сулы цистерналарны бик тиз китереп җиткерделәр. Гомуми көч белән янгын 20 минут эчендә, тулысынча сүндерелде. Ә менә чакыруга да карамастан, Алешкин-Саплык һәм Чуваш Чүпрәлесе авылларындагы ирекле янгын сүндерү командалары килмәде. Тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталам, ут камаган объектка килү юлында бик күп җиңел машина җыелды. Аларның күпчелеге "могҗиза" карарга килгән. Нәтиҗәдә махсус машиналарга эшләү өчен уңайсызлык туды. Моңа һич тә юл куярга ярамый. Санаулы секундлар, минутлар белән эш иткәндә, кеше гомере яисә аның милке өчен көрәш барганда комачулык ясауны җинаятькә тиңләр идем,- ди районның гадәттән тыш хәлләр хезмәте башлыгы Василий Битяков.
Җәй ае башланды гына. Үткән елларның янгынлы җәйләрен онытырга да хакыбыз юк. Ут бик мәрхәмәтсез һәм ул битарафлыкны, ваемсызлыкны гафу итми. Шуны истә тотып, янгынга каршы күзәтчелек итү органнары таләпчәнлекне дә шактый арттырдылар. Хәзер йорт һәм каралты-кура яннарында учак кабызырга һич тә ярамый, төзек булмаган газ һәм электр җиһазларын файдалану катгый тыела. Бәла-казаның һәр очрагында да кеше факторы тора. Шуны онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев