Рейдлар вакытында район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 396 белешмә таратылган

Үткән елның азагында район янгын сүндерүчеләре хезмәткәрләре тарафыннан халык арасында аңлату эшләре алып барылды.
Шушы чорда бүлек хезмәткәрләре район һәм авыллардагы шәхси секторларда профилактик рейдлар үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгы турында белешмәләр тараттылар.
Үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясап, район янгын күзәтчелеге бүлегенең инспекторы Инсаф Шакиров болай ди:
-Рейдлар үткәрүнең беренчел максаты булып, иң элек караучысыз калган ялгыз кешеләр янында, социаль имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә булу торды.
Кызганычка каршы, күп кенә йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Әйтик, озак еллар дәвамында бер тапкыр да алмаштырылмаган электр үткәргеч чыбыклар, мунча мичләренең, морҗаларның төтен юлларының төзек булмавы... Саный китсәң, кагыйдәләрне үтәмәү очраклары бихисап. Иске чыбыклар пәрдәләр белән капланган, ут кабызгычлар һәм розеткалар, шулай ук, күпчелек өйләрдә дөрес урнаштырылмаган.
Рейдлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә басым ясалды, ут белән шаяруның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында аңлатылды.
Кайберәүләр, барысы да тәртиптә, тиешле контрольдә тотыла, бернинди бәла-каза да булмаячак дип, үз-үзләрен ышандыралар. Әлегә кадәр берни дә булмады бит, дип акланалар. Шулай да "Сакланганны гына саклармын" дигән бит Ходай.
Рейдлар дәвамында җәмгысы 25 имин булмаган гаиләдә һәм 91 караучысы булмаган ялгыз өлкәннәр янында, 208 шәхси торак, 4 күпфатирлы йортларда булдык. 519 кешегә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, 396 белешмә таратылды.
Кышкы салкыннарда мичләр аеруча кызу ягыла. Ә бу янгын китереп чыгаруны бермә-бер арттыра. Күптән түгел, Яңа Чүпрәле авылында шул рәвешле бер хуҗалыкта мунча эче янып киткән. Райондашларыбыз янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде. Бәла-каза бер генә килә, шуны онытмыйк, хөрмәтле райондашлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.9100
-
15 август 2022 - 09:23Татарстанда 84 меңнән артык иминиятләштерүче Пенсия фондына белешмәләрне электрон элемтә каналлары буенча җибәрә Гражданнарга шәхси счетларыннан чыгарылма белән танышып барырга кирәк.3500
-
12 август 2022 - 09:48Җырлы-моңлы күңел иясе Иршат Закиров Чүпрәле районы үсешенә үзенең лаеклы өлешен керткән шәхес32100
-
12 август 2022 - 09:45Татарстанда африка чумасы авыруы булуы ачыкланган Дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикасы белән бәйле сораулар барлыкка килгәндә, “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча шалтыратыгыз: (843) 278-93-536800
-
12 август 2022 - 09:44Күрше өлкәләрдә кош гриппы авыруы ачыкланган Ульяновск өлкәсенең Чүпрәле районы белән чиктәш территориясендә билгесез этиология авыруыннан кошларның үлүе күзәтелә.8800
-
12 август 2022 - 09:42Ел башыннан Чүпрәледә тулаем сөт саву 12482 тоннаны тәшкил итте Терлекчелек тармагындагы җиде айлык нәтиҗәләргә күзәтү5600
-
12 август 2022 - 09:41Чүпрәле хуҗалыклары басуларында урып-җыю темпы көчәйгәннән-көчәя Нәтиҗәле эшлиләр6700
-
12 август 2022 - 09:38Иске Задур авылына– ФАП, Коршанга-Шигалига–кибет: Чүпрәледә яңа объектлар төзелә Агымдагы елда районыбызның ике авылында яңа социаль-мөһим объектлар халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.6400
-
10 август 2022 - 15:27Район мөхтәсибәте чүпрәлеләрне макулатура җыюга кушылырга чакыра Кергән акчалар Татарстан Диния Назәрәтенең "Зәкят" фондына күчереләчәк һәм агымдагы елда 1 сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләрнең балаларына кирәк-яраклар алуга юнәлдереләчәк.8300
-
9 август 2022 - 15:31Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска тиеш.8800
-
9 август 2022 - 14:28Чүпрәледә 15 нче тапкыр “Мунчәли укулары” узачак Чара 20 августта, шимбә көнне узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.39400
-
9 август 2022 - 14:21Чүпрәле районында ике исерек шофер тоткарланды Аларга зур штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.11500
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.40200
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
12 август 2022 - 09:47
-
12 август 2022 - 09:01Чүпрәледән коляскадагы әни Сиринә Хәсәнова: “Аякларыма баса алсам бер биер идем”Әлеге язма физик мөмкинлекләре чикле булып та, тулы канлы тормыш белән яшәп, үзе белән бергә янындагы кешеләрне дә бәхетле итә алган Сиринә Гали кызы Хәсәнова турында.30100
-
11 август 2022 - 14:42Ульяновскида якташыбыз Илмас Нуртдинов истәлегенә мемориаль такта куйдыларАгымдагы елның июль аеннан Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы Әфганстанда һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган хәрбиләрнең йортларында мемориаль такталар куюны оештырды.13300
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.9100
-
15 август 2022 - 09:23Татарстанда 84 меңнән артык иминиятләштерүче Пенсия фондына белешмәләрне электрон элемтә каналлары буенча җибәрә Гражданнарга шәхси счетларыннан чыгарылма белән танышып барырга кирәк.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика