Туган Як
  • Рус Тат
  • Үрчиләр дә, тешлиләр дә...

    ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсе хәбәр итүенчә, республикада апрельның икенче декадасыннан майның беренче атнасына кадәрге чорда гына да 226 кеше талпан тешләү буенча хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән булган, аларның 66сын балалар тәшкил итә.

    -Безнең район буенча хәл әлегә уңай. Бүгенге көнгә талпан тешләү буенча бер генә кеше дә мөрәҗәгать иткәне юк,-ди бу уңайдан ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль органының өлкән белгече Раиса Борисова.

    Вируслы талпан энцефалиты-үзәк нерв системасын зарарлаучы көчле инфекцион авыру. Авыруны апрель-май айларыннан башлап йоктырырга мөмкин. Май-июнь айлары аеруча куркыныч, дип кисәтә белгечләр.

    -Авыруны китереп чыгаручы вирус кешегә талпан аның канын суыра башлау минутыннан ук йога. Талпан энцефалиты авыруына барлык кешеләр дә бирешүчәннәр. Талпан энцефалиты вирусын йоктыруны специфик (вакцина һәм энцефалитка каршы иммуноглобулин) һәм специфик булмаган профилактика ярдәмендә кисәтеп була,-ди Раиса Борисова.

    Талпан энцефалиты вирусы буенча имин булмаган урыннарда эшләргә яки ял итәргә чыгучы барлык кешеләр дә вакцина ясатырга тиешләр, чөнки ул авырудан саклануның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Аннан соң талпан энцефалитын йоктырудан саклануның төп чарасы-ул талпанның тәнгә кунып канны суыра башлавын булдырмау. Ә моның өчен урманнарга һәм ял итү өчен куаклыклар буена барганда талпанга каршы кулланылучы костюмнар кию, яисә талпан керә алмаслык итеп киемнәрне эчке якка кертеп, ачык урыннар калдырмыйча кияргә кирәк. Шулай ук, талпанны куркытучы чаралар кулланырга да киңәш ителә. Әмма репеллентларны кулланганда саклану һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим шарт булып тора. Аннан соң талпан күп тупланган булу мөмкинлеге зур булган урыннарда кием өслеген һәр 1-1,5 сәгать саен карап тикшереп тору мөһим. Исегездә тоты-гыз, талпан кинәт кенә кан суыра башламый. Шуңа күрә дә өегезгә кайтканнан соң киемнәрегезне салып, аларны җентекләп тикшереп чыгарга кирәк. Талпан булган урыннарда кунарга калу да, үләндә ятып, утырып тору да куркыныч.

    Әгәр инде әлеге чараларны үтәгәннән соң да талпан сезнең тәнегезгә ябышса, аны кичекмәстән алып ташларга кирәк. Бу вакытта талпанның башын өзеп алырга һич ярамый. Ә аннан соң кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны тиз арада тәннән алып ташлау ул организмга вирусның аз күләмдә эләгүенә яисә бөтенләй эләкмәүгә ышанычлы гарантия булып тора, ди белгечләр.

    -Авыруны йоктырган очракта аның инкубацион чоры 10-14 көнгә кадәр дәвам итә, кайчакларда 60 көнгә кадәр дә сузылырга мөмкин. Авыру кинәт, көчле башлана, баш авырта, өшетә башлый, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, косу барлыкка килә.

    Әгәр әлеге билгеләрнең берсе генә булса да күренә башласа, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма авыруны дәвалауга караганда кисәтүе җиңелрәк булуын да истә тоту мөһим,-дип кисәтә Раиса Борисова.

    Теги: талпан
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: