Туган Як
  • Рус Тат
  • Ящур куркынычмы?

    Бүгенге көндә илебездә киң таралган африка чумасы кебек авырулар янәшәсендә ящур (тилчә) авыруы да актуаль төсмер ала бара. Әлеге уңайдан белгечләр, шулай ук, халыкны уяу булырга чакыралар.

    Гадәттә ящур авыруын терлекләр авыруы дисәләр дә, аның белән кешеләр дә авырау очраклары теркәлгән. Нәрсә соң ул ящур? Ул вирус китереп чыгара торган чир һәм әлеге вируслы чирне антибиотиклар белән генә дәвалап булмый. Шулай итеп, организм инфекциягә каршы берүзе көрәшергә кала дигән сүз, иммунитет та көчсез булса, ахыргы нәтиҗәләре бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Хәер, бу төр вирустан иммун котылу чарасы булып, вакцина үтү тора. Ящур -ашкайнату трактын һәм тирене зарарлый.

    Яшь маллар бу вирус эләккәндә, тәүлек эчендә һәлак булалар. Олы маллар терелә, әмма аларның продуктлылыгы 20-30 процентка кими.

    Ящур тиз арада бер фермадан икенчесенә тарала ала. Еш кына саклану чаралары да ярдәм итми, чөнки аны таратучылар булып вак хайваннар тора.

    Россиядә бу авыру онытылган чирләр рәтенә кереп бара иде, әмма соңгы вакытта ул Кытайдан Амур, Чита өлкәләренә, Хабаровск, Приморье крайларына үтеп керде. Казахстан якларында исә бүген дә күзәтелеп тора.

    Татарстанда исә әлеге авыру очрагы теркәлмәгән, әмма саклану комачау-лык итмәс. Чөнки читтән килеп эләгү куркынычы әледән-әле янап тора. Шуңа да, Татарстан Республикасы "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт ветеринария хезмәте ведомствосындагы барлык оешмаларны алдан кисәтеп куюны кирәк саный.

    Беренче чиратта авыру белән көрәшү өчен профилактик-санитар чаралар комплексын үткәрү сорала. Аннан төп саклану чараларының берсе-вакцинация үткәрү мөһим. Ящур белән авырау очрагы теркәлгән көннән алып карантин игълан ителә һәм ул 21 көн дәвамында бара.

    Ящурның кешегә ни дәрәҗәдә куркынычы бар соң? Вирус белән йогышланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә чирнең кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал. Югары температурада вирус бик тиз һәлак була, шуңа күрә суелган малның итеннән пешкән колбаса әзерләргә мөмкин, ә сөтне, һичшиксез, эшкәртергә кирәк. Чирле терлекләр белән эшләүчеләргә (сыер савучыларга, дәвалаучыларга, суючыларга) вирусның, турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә һава аша да, аларның пычрагы-бүлентеге эләккән предметлар аша да йогу куркынычы бар.

    Ящур-икътисади яктан зур зыян сала торган афәт. Ул-терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, малларның авырлыгы кимүгә, үрчемгә зыян китерә торган һәм башка күп кенә чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне кертмәү чарасын күрү-профилактиканың иң ышанычлы юлы булып санала һәм моңа алдан ук әзерлек күрергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: