Туган Як
  • Рус Тат
  • Тилчә – куркыныч авыру

    Кайда гына, нинди генә йогышлы чир килеп чыкмасын, аның Татарстанга һәм районыбызга килеп җитүе бик мөмкин. Шуңа күрә дә алдан ук һәр авыруга каршы профилактика чараларын куллану мәслихәт.

    Тилчә-йогышлы авыру. Аны аеруча мөгезле эре терлекләр, кәҗә белән сарыклар, дуңгызлар йоктыра. Бу чир терлекчелек продуктлары, тирә-юньдәге төрле әйберләр аша, авыру терлекләр белән аралашканда (вирус организмга лайлалы тышчалар аша үтеп керә), шулай ук малларны караганда кием-салым аша һәм һава белән дә йога. Лайлалы тышчаларда юеш, канлы шешләр барлыкка килә. Әлеге йогышлы авыру авылларга, фермаларга таралмасын өчен саклык чаралары күрү мөһим.

    Тилчә - вирус китереп чыгара торган чир, аның иң зур куркынычы да шунда, чөнки вируслы чирне антибиотиклар белән дәвалап булмый. Организм инфекциягә каршы көрәштә берүзе кала, иммунитет көчсез булса, ахыргы нәтиҗәне күз алдына китерү кыен түгел. Иммун системасы чиргә каршы торырга әзер булсын өчен вакцина кертү кирәк.

    Тилчә-мөгезле эре терлекләрнең ашкайнату трактын һәм тиресен зарарлый торган вируслы кискен чир. Тилчә янгын кебек, бер фермадан икенчесенә коточкыч зур тизлек белән тарала ала. Еш кына саклану чаралары да ярдәм итми, чөнки эт, песи һәм кошлар да аны таратучы ролен үтәргә мөмкин. Татарстанда тилчә буенча вәзгыять уңай санала, малларның чирләү очраклары теркәлмәгән. Әмма аның читтән килеп эләгү куркынычы янау сәбәпле, Татарстан Республикасы "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт ветеринария хезмәте ведомствосындагы барлык оешмаларны алдан кисәтеп куюны кирәк саный.

    Тилчә кешегә дә йогамы соң? Әйе, вирус белән йогышланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә чирнең кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал. Югары температурада вирус бик тиз һәлак була, сөтне, һичшиксез, пастеризацияләргә кирәк. Ә инде чирле терлекләр белән эшләүчеләргә (сыер савучыларга, дәвалаучыларга, суючыларга) вирусның, турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә, маллар төчкергән, ютәлләгән вакытта һава аша да, аларның пычрагы-бүлентеге эләккән предметлары аша да йогу куркынычы бар.

    Кешеләрдә тилчәнең төп билгеләре көчле башлана, калтырау, баш авыртуы, мускулларда авырту, тән температурасы 38-39,5 градуска кадәр күтәрелә, бизгәк 6-9 көн дәвам итә. Аннан соң 1-2 көннән авыз кибә, яна башлый , кече йомышны башкарганда, йотканда авыртулар, селәгәй ага башлый, тән тиресендә, лайлалы тышчаларда сыекчалы кечкенә куыкчыклар барлыкка килә һ.б..

    Тилчә-коточкыч зур икътисади зыян китерә торган афәт. Бу-терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, симертүдәге малларның авырлыгы кимүенә, үрчемгә зыян килүгә һәм шулай ук карантин чыгымнарына, продуктларны зарарсызландыруга, тышкы мохит предметларын чистартуга бәйле чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне читтән кертмәү хәстәрен күрү-профилактиканың иң ышанычлы юлы.

    Шәхси хуҗалыклар мал сатып алганда сатучылардан ветеринария белешмәсе таләп итәргә хокуклы (сатыласы мал бер ай дәвамында ветеринария хезмәткәрләре күзәтүендә карантин үтәргә тиеш). Ферма территорияләренә читтән килгән машиналарны һәм шикле кешеләрне кертмәскә кирәк. Читтән маллар, терлекчелек продукциясе, азык кайтартасы булганда район дәүләт ветеринария берләшмәсе белән килешергә һәм рөхсәт алырга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: