Туган Як
  • Рус Тат
  • Техник карау иминлекне тәэмин итәме?

    Юлларда хәрәкәт иминлеге өчен кагыйдәләрне белү, аларны үтәү һәм автотранспортны оста идарә итүдән тыш, транспорт чарасының техник яктан төзек булуы да кирәк.

    Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән барлык автотранспорт чараларының техник торышына һәм төзеклегенә контрольлек итү Дәүләт автоинспекциясенә йөкләнгән. Сер түгел, машина хуҗаларының күбесе чираттагы техник карау вакыты җитәрәк, өстәмә баш авыртуы тудырган бу процедураның нигә кирәге бар икән, дип уйлап куя. Кайбер очракта моңа инанырга җирлек тә бардыр. Әлбәттә инде, техник карау тиешле кагыйдәләрне бозып "тамга" өчен генә эшләнсә. Әйтик, бөтен яктан да төзек автомобиль диагностиканы уза алмый. Бюрократия һәм гади генә әйткәндә "техник карау"ны сатып алу безнең юлларда иминлекне һич кенә дә арттыра алмый. Әгәр техник карауны автосервис һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре намус белән үткәрсәләр, безнең тимер дустыбыз гына түгел юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да имин йөрер иде. Машиналарын тикшертүгә алып килгән өлкәнрәк яшьтәге шоферларның сөйләгәннәренә колак салырга туры килгәне бар.

    -Вакыты җиткәч бик теләп киләм, машинамның төзеклеге үзем өчен генә түгел, гаиләм һәм юлдагылар өчен дә мөһим бит,- ди, мәсәлән, район үзәгендәге техник карау станциясенә килгән Александр Пришельцев. -Хәзер машинаны теркәү урынында гына түгел, Россиянең теләсә кайсы регионында каратырга була,- дим моңа каршы, шаяртыбрак.

    -Илмас Кәримов үз эшен төгәл белә, аннан соң монда бөтен жиһазлар да заманча, руль һәм тормоз системаларының ни хәлдә икәнлеге барлык нечкәлекләренә кадәр тикшерелә,- ди ул. -Тормоз дигәннән, кайчакларда икешәр мәртәбә тикшерелергә туры килә,- диештеләр безнең янда баскан шоферлар. Диагностикалаучы Илмас Рифкатович әлеге станцияне оештыруда үзе башлап йөргән. 2007 елның март аенда Казаннан беренче жиһазлар кайтара башлаган, июнь аеннан тәүге автотранспортларны кабул иткән. Монда автобуслар да, йөк һәм җиңел автомашиналар да диагностикалана.

    -Бездә һәр автотранспорт җентекләп тикшерелә, кеше гомере белән шаярырга ярамый, шуңа кайберәүләргә карата таләпчәнлек күрсәтергә дә туры килә. Төзек булмаган машинаны идарә итү - җинаять эшләүгә тиң ул,- ди Илмас Рифкатович.

    Сер түгел, хәзер "акча барысын да хәл итә" торган заманда яшибез. Ярый ла, машина йөртүчеләрнең барысы да моны дөрес аңласа. Шушы кадәр хәрәкәт ташкынына төзек булмаган машинаң белән кушылып китү, әлбәттә, зур "тәвәкәллек" таләп итә. Әзрәк акча түләү ягын карап, күп мәшәкатьләнмичә генә машинасына техник карау үткәрүчеләрнең колагына шуны әйтәсем килә, юлда сез үзегезне генә түгел башкаларны да куркыныч астына куясыз. Техник карау кәгазен җиңел юл белән, каян җитте шуннан алырга тырышмагыз, иң башта "тимер дустыгызның" сәламәт һәм таләп ителгән барлык кагыйдәләргә җавап бирерлек булуына ирешегез.

    Авария очракларының күп өлеше каршы яктан килүче машина юлына чыгу, тизлек режимын сакламау һәм исерек килеш руль артына утыру аркасында килеп чыкса, ун процентка якыны автотранспортның төзек булмавына туры килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: