Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Скутер–куркыныч транспорт

    Артык кыйммәт булмаган, двигатель күләме 50 куб. сантиметрдан, максималь тизлеге сәгатенә 50 чакрымнан артмаган әлеге замана транспорты -Скутер күпчелек яшүсмерләрне кызыктыра.

    Өстәвенә, скутер сатып алырга уйласаң, ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәлү узу да таләп ителми, аның белән идарә итү өчен техника йөртү таныклыгың булу да мәҗбүри түгел. Скутер хуҗасына ОСАГО полисы да кирәкми. Бу проблемага шул рәвешле кул селтәүме әллә, балалар үлеменә китергән күп кенә фаҗига башында нәкъ менә скутерларга бәйле һәлакәтләр торганына күз йомумы? Бәлки бу очракта үзе үк баласының гомерен куркыныч астына куючы өлкәннәрдән дә эзләргә кирәктер гаепне. Яшүсмерләр үзләре дә иминлекләре хакында артык уйланмый. Күбесе скутерда идарә иткәндә махсус мотошлем киюне дә кирәк санамый. Бәла-аяк астында дигән гыйбарәгә алар бармак аша гына карый.

    Әмма, игътибар! Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1нче пунктында күрсәтелгәнчә, юлларда мопед белән идарә итү 16 яшьтән кече булганнарга рөхсәт ителми. Әлеге транспорт чарасына фәкать мотошлем киеп утыру таләп ителә. 16 яше тулмаган үсмер идарә иткән скутер, мотоцикл тотылган очракта, хуҗасына карата бөркетмә төзелә һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторга тапшырыла. Ул исә үсмернең ата-анасына карата бөркетмә төзи. Соңыннан барлык материал балигъ булмаган балалар буенча эшләүче комиссиягә тапшырыла һәм эш комиссиядә каралып, ата-ана штрафка тартыла. Скутер я мотоцикл махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла, чөнки кагыйдә бозучы аның белән идарә итәргә тиеш түгел.

    Скутерда идарә итүче үсмерләр күп очракта кечкенә балаларны пассажир итеп йөртә. Монысы тагын да куркыныч. Ата- ана саграк булса, әлеге замана техникасын алып биреп баласының күңелен күрергә теләгәнче ахырын уйласа, бәлки күп кенә бәла-каза булмый калыр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: