Туган Як
  • Рус Тат
  • Сатып алган ризыгың нинди?

    Генетик модификацияләнгән организмнар (ГМО) турында без барыбыз да ишетеп беләбез инде. Соңгы елларда ГМО тирәсендә тавыш-тын тынганы юк. Һәр тарафта диярлек составына ГМОлар кергән продуктларның организмга китергән зарары турында сөйлиләр. Әлеге темага ачыклык кертү максатыннан без табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егоровага мөрәҗәгать иттек.

    Генетик модификацияләнгән организмнар (ГМО) алар геннарына чит геннар кертелгән организмнар. Мәсәлән, бәрәңге генына скорпион генын "кертәләр". Нәтиҗәсе: бернинди дә бөҗәк ашамый торган бәрәңге сорты килеп чыга.Яисә җиләккә һәм помидорга поляр камбала генын "кертәләр" һәм әлеге культуралар салкыннардан курыкмый башлый. Болар барысы да нәрсә өчен кирәк соң? Галимнәр җир халкын ачлыктан коткарырга карар кылганнар. Бер караганда бу дөрес тә кебек, чөнки мондый помидорларны ерак себер шартларында да үстереп булачак, ә бәрәңгене исә колорадо коңгызы ашамаячак. Ә менә дөгегә А витамины эшләп чыгаручы ген кертеп була икән, диләр белгечләр. Әгәр элек селекционерлар үсемлекләрнең сыйфатын яхшырту өстендәге тәҗрибәләргә унар ел вакытларын сарыф иткән булсалар, хәзерге галимнәр "җиңел" юл сайладылар. Соя, кукуруз, бодай, чөгендер, мамык, рапс (май үсемлеге) иң киң таралган ГМ культуралардан саналалар.

    Төрле төрдәге геннарны кушу факты, әлбәттә, сагаерга мәҗбүр итә. Табигать барысын да алдан хәл итеп куйган булса да, кеше аны "җимерергә" тырыша. Мәктәп программасындагы зоология курсын искә алсак та, анда туклану чылбыры дигән аңлатма бар. Үлән ашаучы җәнлек үлән белән генә туклана, кечкенә ерткыч үлән белән тукланучыны, эре ерткыч кечкенәсен ашый. Болар барысы да аңлашыла һәм гасырлар буена бер төрле булып сакланган экосистеманы кеше җимерә башлый, мәсәлән, үләнне балык белән "куша". Моннан соң инде бу үләнне беркем дә ашамый. Шулай итеп, үлән белән тукланучылар үлә башлый, аннан соң инде ерткычлар да. Яисә мутантлашып бетәчәкләр. Кайсысы яхшырак, әлегә беркем дә белми. Әмма ике очракта да киләчәктә безне нәрсә көтәсен төгәл әйтеп булмый. Әмма генетиклар бернигә дә карамастан кисәләр, ялгыйлар.

    ГМО кемгә файдалы соң? Әлбәттә, аны җитештерүчеләргә. Европада күптән инде продуктларда ГМО куллану нормасы кертелгән- ул 0,9 проценттан артмаска тиеш, Япониядә- 5%, АКШта-10%. Моннан тыш, күп кенә илләрдә составына ГМО кергән товарларга маркировка кую мәҗбүри. Безнең Россиядә исә составында 0,9 проценттан артык күләмдә ГМО кергән продуктларны маркировкалау мәҗбүри булуы турындагы закон гамәлдә. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта штраф салына һәм предприятиене ябуга кадәрге җәза кулланыла (суд карары буенча). Европада да мәҗбүри маркировка кертелгән. Биредә сатып алучы моны үзе хәл итә, аңа арзан, әмма составына ГМО кергән продукт сатып алыргамы, яисә трансгеннардан башка гына булган продукцияне сатып алыргамы? Башка чит илләрдә ГМОлы продуктлар арзан булса да, Россиядә һәм Украинада ГМОлы һәм ГМОсыз продукциянең икесе дә бер үк бәядә. Европада күптәннән инде "organic" дип аталган продуктлар бар, алар экологик чиста һәм аларга карата җитештерүнең барлык этапларында да контроль көчле.

    Ә безгә исә бу турыда хыялланырга гына әле.

    ГМОлы продуктларны җитештерү башлап ярлы Африка илләре өчен генә планлаштырылган булган. Әмма әлеге ярлы илләр менә инде 5 елдан бирле әлеге ГМОлы продуктлардан баш тарттылар.

    Шулай да ГМО зарарлы дип рәсми рәвештә беркем дә әйтә алмый. Еш кына "потенциаль куркыныч" термины кулланыла. ГМОлы продуктларны куллану аллергик реакцияләр барлыкка китерергә мөмкин. Мәсәлән, АКШта (биредә ГМ-продуктлар чикләүсез кулланыла) халыкның 70 процентка якыны аллергиядән җәфа чигә. Швециядә (биредә мондый продуктларга чикләү кертелгән) бу сан 7 процентны гына тәшкил итә. Мин моны гадәти туры килү генә димәс идем.

    Трансгенлы продуктлар куллану нәтиҗәсендә ашказанындагы лайлалы тышчаның структурасы бозыла, эчәклек микрофлорасының антибиотикларга тотрыклылыгы барлыкка килә. Шулай ук, организмның иммунитеты түбәнәя, матдәләр алмашы бозыла. ГМОлы продуктлар яман шеш авыруы башлануын да китереп чыгарырга мөмкин, ди белгечләр. Трансгеннар эчәклек микроорганизмнарының ген аппаратына кереп, мутацияләнергә мөмкин. Билгеле булганча, күзәнәкләрнең мутацияләнүе яман шеш күзәнәкләре үсешенә китерә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: