Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Республикада сулыкларында 9 кешенең гомере өзелгән

    Республикада 26 октябрьдән алып 14 ноябрьгә кадәрге чорда сулыкларда 9 кешенең гомере өзелгән. Бу турыда 18 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән үткән брифингта кечкенә үлчәүле суднолар буенча ТР баш дәүләт инспекторы Илһам Нәсыйбуллин хәбәр итте.

    Вафат булучыларның күпчелеген бозда бәке тишеп балык тотарга яратучылар тәшкил итә",-диде ул.

    Илһам Нәсыйбуллин, шулай ук, җитәрлек дәрәҗәдә катмаган боз ватылып суга бату очракларының соңгы елларда аеруча ешаюын да искәртте. ТР КоАП нигезендә калынлыгы 7 см.дан ким булган бозга кергән өчен гади гражданнарга 1500-2000 сум, вәкаләтле затларга 5000 сумнан алып 7000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 сумнан алып 70000 сумга кадәр штраф салу каралуын да ассызыклады. "Түбән Кама шәһәрендә бүгенге көндә шундый очрак буенча ике протокол төзелде инде",-дип тә өстәде ул.

    Соңгы көннәрдә түбән һава температурасы әкренләп сулыкларны биләп ала. Шулай да, боз әле аның хәтле нык түгел һәм куркыныч тудыра. Шушы уңайдан газета укучылар игътибарына гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне реализацияләү бүлегенең (Чүпрәле районы буенча) әйдәп баручы консультанты Виктор Кунецов үзенең киңәшләрен тәкъдим итә:

    -Боз катламы - су өстендә күчми торган ныклы боз япмасы барлыкка килүгә бик ерак әле. Әлбәттә, барыбыз да кышның тиз һәм пычракларсыз гына килеп җитүен телибез. Тик, кагыйдә буларак, октябрь-ноябрь айларында түбән температураларны югарысы алыштыра. Хәзерге вакытта бернинди очракларда да бозга аяк басмаска киңәш ителә. Кешене бозда сагалап торучы хәвеф-хәтәрләр аз түгел, болар боз ярылып китеп суга чуму, ватылулар, чикләнгән күрү шартлары - төн, томан, кар яву. Аеруча да куркыныч һәм ышанычсыз очрак булып, кар белән капланган боз тора.

    Боз аның калынлыгы түбәндәге авырлыкка туры килгән очракта гына ышанычлы була. Бер кешене күтәрү өчен җиде сантиметрдан югары булган боз калынлыгы кирәк. 12 сантиметрдан артык боз калынлыгында- шугалак , 15 сантиметрдан артык калынлыктагы боз өстендә җәяүлеләр чыгу өчен юл ясап була. Җиңел машиналар йөрү өчен бозның калынлыгы 30 сантиметр булырга тиеш.

    Шуңа карамастан сезгә боз өстенә чыгарга туры килеп, боз ватылса, әлеге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

    -паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегезне ыргытыгыз, йөзеп торыгыз, ярдәмгә чакырыгыз; киң колач җәеп боз читенә тотыныгыз, көчле агым булганда аякларыгызны бөкләгез, су тулган аяк киемегезне салыгыз;

    -бозны ватарга тырышмагыз, күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны чиратлап боз өстенә тартып алыгыз;

    -башыгызны су өстендә тотыгыз, һәрдаим ярдәмгә чакырыгыз. Сай сулыкларда су төбеннән этелеп китәргә яисә төптән бозны ватып барып, ярга таба хәрәкәт итәргә була. Тирән сулыкларда исә боз читенә таянырга, аңа күкрәк белән ятарга, бозга чиратлап аякны чыгарырга, чыккач, ярга үрмәләп яки килгән юнәлештә шуышып барырга кирәк. Боз өстендә яткан халәттә генә булырга ярый. Нык булмаган боз ватылып, анда кеше төшеп китүнең шаһиты булырга туры килсә, һәм бу хәл ярдан ерак булмаса, иң беренче чиратта, аңа үзегезнең ярдәмгә килүегез турында хәбәр итәргә кирәк, бу аңа кыюлык өстәр, аннары аңа җеп, шарф, озын чыбык яисә такта сузыгыз. Озын бөкләнә торган чыбык алып, аны ике очыннан да тотып, уртасын зыян күрүчегә турылап, аны судан тартып алырга мөмкин. Әгәр җеп-фәлән булмаса, зыян күрүче янына үрмәләп килергә, кулны биреп, киеменнән тотып, судан тартып чыгарырга кирәк. Тик боз ватылган урынга бармагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: