Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Коенырга ярамый

    Ни өчен дисәгез, районда коену өчен дип махсус төзелгән, җиһазландырылган бер генә коену урыны да юк. "Акчарлак" йөзү бассейныннан башка, әлбәттә. Һәм менә коену сезоны ачылырга да өлгермәде, республикада суга батучылар турында хәбәрләр ирешә башлады.

    Әле күптән түгел генә чираттагы фаҗига Яңа Чишмә районында теркәлә. Архангельская Слобада авылында Шушма елгасында 11 яшьлек бала суга бата. Бу- республикада теркәлгән өченче шундый очрак. Моңа чаклы ике бала- Арча, бер бала Питрәч районында харап булган иде. Карелиядәге фаҗигане күпләр ишеткәндер, анда балалар ял итү лагерында 13 бала суга батып үлде, 14нчесе турында хәбәр әлегә кадәр юк.

    Коткаручылар ата-аналарны сак булырга, балаларын үзләрен генә су буена җибәрмәскә чакыра. Сулыклар янәшәсендә "Коенырга ярамый!" дип кисәтүле язмалар булса да кайбер ата-аналарның һәм балаларның моңа игътибар бирмәүләреннән зарлана авыл башлыклары. Эссе һава һәркемне су буена этәрсә, чакырса да, су саксызлыкны кичерми, онытмагыз! Һәм ул-бу була калганда кайбер киңәшләргә дә колак салыгыз. Менә аларның кайберләре.

    Суда батучыга вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелгән очракта, аны коткарырга була. Беренче минутта суга батучыларның - 90 процентын, 6-7 минуттан соң, фәкать 1-3 процентын гына коткарып калырга мөмкин, диләр табиблар.

    Батучы су өслегендә булса, аны ерактан ук тынычландыра башлау шарт. Бу мөмкин булмаса, ул сиңа ябышмасын өчен, батучыга арткы ягыннан якынаю дөрес. Инде суга батучы сиңа ябышса, "тозак"тан ычкыну өчен, батучы белән бергә суга чумарга кирәк. Бу очракта ул, су өстендә калырга теләп, коткаручысын җибәрәчәк. Батучы төпкә төшеп киткән булса, коткаручы, суга чумып, батучының кулыннан, култык астыннан яисә чәчләреннән эләктерергә һәм, су төбеннән ныклап этенеп, аяклар һәм буш кул белән эшләп, су өстенә йөзеп чыгарга тырышырга тиеш.

    Ярга чыккач, беренче ярдәм күрсәтелә. Зыян күрүче аңында, пульсы канәгатьләнерлек булып, сулыш алса, аны каты коры урынга яткыралар. Баш түбәндә булсын. Өс киемнәрен салдырып, тәнен куллар яисә коры сөлге белән ышкырга. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә. Зыян күрүче аңында булмаса, әмма пульсы һәм сулышы булган очракта, башын артка җибәреп, аскы теш казналыгын тартып, башы аска төшеп торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк. Аңында булмаган, сулышы сизелмәгән, әмма йөрәге типкән зыян күрүчегә, сулыш юлларын чистартканнан соң, тизрәк ясалма сулыш алдыру шарт. Сулыш һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдыруны йөрәккә массаж белән аралаштыру мөһим. Мөмкин кадәр тизрәк сулыш юлларыннан сыеклыкны чыгару өчен, ярдәм күрсәтүче зыян күрүчене эче белән үзенең тездән бөкләнгән аягы өстенә куя, бер кулы белән калак сөякләре арасына баса, икенче кулы белән, маңгаеннан тотып, башын күтәрә. Бу хәрәкәтләр 10-15 секундтан артмаска тиеш. Чөнки кичекмәстән ясалма сулыш алдыру шарт. Зыян күрүчене йөрәк эшчәнлеге башлангач кына стационарга күчерергә була. Аны носилкага кырын яткырырга, баш куйгычны түбән төшерергә кирәк. Төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, зыян күрүчеләрне хастаханәгә илтү мәҗбүри.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: