Туган Як
  • Рус Тат
  • Һәр җирдә саклык кирәк

    Торак пунктлар секторында район янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күзәтчелек бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан актив эш алып барыла.

    Әмма профилактик чаралар үткәрелүгә дә карамастан, бәла-казалар әледән-әле чыккалап тора. Агымдагы елның 1 январеннан алып 13 мартына кадәрге чорда 5 янгын очрагы теркәлүе дә-моңа бер дәлил. Шунысы куанычлы, быел, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар бер очракка кимрәк теркәлгән. Шулай ук, әлеге янгыннарда кешеләр үлеме булмавы да шатландыра (2012 елда 2 кешенең гомере фаҗигале төстә, янгыннарда, өзелгән иде). Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Борындык һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләрендә янгын очракларының саны арту күзәтелә.

    Янгыннарның күпчелеге җылыту мичләрен кулланганда гади генә булган кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. Мәсәлән, 23 февральдә Чуваш Чүпрәлесе авылында А.Ф.Назаров хуҗалыгында нәкъ менә шул сәбәп аркасында янгын чыга һәм каралты-куралар тулысынча янып бетә.

    Шулай ук, өлкән яшьтәгеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә дә еш кына янгыннар килеп чыгарга мөмкин. Аннан соң материаль һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәгән йортларда да янгын чыгу очраклары еш күзәтелә. Чөнки мондый катлам вәкилләре башка кеше ярдәменнән башка, үзләре генә янгын куркынычсызлыгы таләпләрендәге җитешсезлекләрне бетерә алмыйлар, ә мондый җитешсезлекләр исә янгын чыгуга сәбәп була.

    Хәзерге вакытта район янгын сүндерү часте һәм дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге, шулай ук, авыл җирлекләре хезмәткәрләре белән берлектә торак пунктларда гражданнар арасында көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелә, аңлату эшләре алып барыла.

    Ә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү исә бернинди көч һәм өстәмә чыгым таләп итми. Алар бик гади. Беренчедән, төзек булмаган электр үткәргечләрдән файдаланмаска. Искергән, төзек булмаган электр челтәрен үз белдегең белән төзекләндерергә маташмаска. Әлеге эш белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш. Шул ук вакытта бер розеткага берничә электр приборын тоташтырып, электр челтәрен чамадан тыш йөкләмәскә. Чөнки розетка артык йөкләнештән кызып, чыбыклар яна башлап, янгын килеп чыгу куркынычы бар.

    Электр, газ приборларын кабызган килеш караучысыз озак вакытларга калдыру катгый тыела. Өйләрендә кечкенә балалары булганнар исә шырпыларын бала буе җитмәслек урыннарга куярга тиешләр. Чөнки балалар шырпыны кабызып уйнарга, аннан соң куркып, кабынган шырпыны ташлап та калдырырга мөмкин.

    Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, тәмәке тартучылар гаебе белән дә янгыннар еш килеп чыга. Ә тәмәке тартучы исерек тә булса, тагын да куркынычрак.

    Янгын үзлегеннән генә беркайчан да килеп чыкмый. Аларның төп сәбәбе-без, кешеләрнең, ваемсызлыгы һәм уттан, газдан, электр энергиясеннән файдаланганда гади генә булган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: