Туган Як
  • Рус Тат
  • Агымдагы елда 308 кеше автомобильләрдән зыян күрде

    Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча 6 майдан 12 майга кадәр бөтен җир шарында "Җәяүлеләр иминлеге" дип аталган глобаль атналыкның икенче этабы үткәрелде.

    Сер түгел, дөньякүләм исәпләгәндә дә юлларда һәлак булучыларның 25 процентка якыны җәяүлеләргә туры килә. Аларга карата игътибарсызлык нәтиҗәсендә һәлак булулар һәм имгәнүләр саны әлегә кимеми. Шуны истә тотыпШуны истә тотып, әлеге чорда республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан күп чаралар үткәрә. 2012 елда гына да Татарстан территориясендә 1841 кешене автомобиль бәрдерә, шуларның 191-е һәлак булды, 1761-е имгәнде. Агымдагы елның беренче кварталында да 308 кеше автомобильләрдән зыян күрде, 34 кеше үлде, 286-сы төрле дәрәҗәдәге имгәнү алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: