Туган Як
  • Рус Тат
  • Җавапны үзебезгә бирәсе...

    Юлларда машиналар саны еллап түгел, айлап арта. Димәк, иминлекне тәэмин итү өчен автоинспекция хезмәткәрләренә икеләтә, өчләтә энергия белән эшләргә туры килә. Район юлларында хәлләр ничек соң? Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары куандырамы, әллә көендерәме? Район автоинспекциясе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Анатолий Михайлов белән әңгәмәбез шул хакта.

    -Анатолий Николаевич, әңгәмәбезне тугыз айлык нәтиҗәләрне анализлаудан башлыйк әле?

    -Шушы чорда безнең район автомобиль юлларында 18 авария (!) теркәлде. Аларда 24 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, 7 кеше һәлак булды. Ә узган елның шул чорында 4 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән иде, аларда 1 кеше һәлак булды һәм 4 кеше тән җәрәхәтләре алды. Фаҗига корбаннарының артуы зур борчу тудыра, әлбәттә. Исерек килеш машина руле артына утыручыларга карата закон тагын да катгыйланыр дип көтелә. Чөнки башкача мөмкин дә түгел, Россиянең кайбер төбәкләрендә машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә булулары нәтиҗәсендә тәгәрмәч корбаннарының саны арта бара. Спиртлы эчемлек эчәргә яратучы шоферлар безнең районда да аз түгел. Андыйларга карата һәрвакытта да кискен көрәш алып барабыз. Үзегез дә күргәнчә, хәзер район юлларындагы автотранспорт хәрәкәтенә аеруча контрольлек итү өчен Казан автоинспекторлары да килде.

    -Статистика күңеллеләрдән түгел икән шул. Нинди аварияләр аеруча еш кабатлана?

    -Тизлек режимын сакламау, узышу кагыйдәләрен бозу, исерек килеш руль артына утыру һәм шуның нәтиҗәсендә машина идарәсен югалтып авариягә юлыгу очраклары аеруча күп булды.

    Юлларның, табигать һәм һава торышы, автотранспортның төзек булмавы да һәлакәтләргә китерергә мөмкин. Әмма күпчелек очракта фаҗигаләр юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз гаепләре аркасында килеп чыга. Автотранспортчылар, җәяүлеләр арасында юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора. Аннары юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләр культурасы түбән. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, агрессивлык күрсәтәләр, кагыйдәләрне тупас бозалар. Агымдагы елның 9 аенда тиешле тизлек режимын сакламаган-9772 (видео теркәү аппараты ярдәмендә), руль артына исерек хәлдә утырган 104 автомобильчене тоткарладык. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 142 җәяүлегә дә бөркетмә төзелде.

    Урыннардагы полициянең участок вәкилләренә дә автотранспорт хәрәкәтен контрольдә тоту йөкләнгән. Юлларыбызның тиешле таләпләргә җавап бирмәве дә күңелсез хәлләргә китерә. Шунлыктан юлларның торышына күзәтчелек итү дә игътибар үзәгендә тора. 566 километрдан артык юлларның торышы тикшерелде. Юл оешмасының җаваплы җитәкчеләренә 7 күрсәтмә бирелде.

    -Штрафлар артуның нәтиҗәсе бармы соң?

    -Штраф салу, автомобильчене җавапка тарту автоинспекция хезмәткәрләре өчен үзмаксат түгел. Әмма җавапсызлык күрсәтеп үз тормышларын һәм башкаларныкын куркыныч астына куючыларга нәтиҗәле бүтән чара да юк. Штраф дигәннән, кайбер кагыйдәләрне бозган өчен аларның күләме арттырылды. Юл хәрәкәтендә катнашучы техниканың төзек булуы да мөһим. Чөнки күп аварияләр транспорт чараларының тормоз, руль системасы төзек булмаганнан килеп чыга. Техник карауны да формаль рәвештә генә үткәрергә ярамый, һәр автотранспорт диагностика аша узарга тиеш.

    Транспортны тиешле тәртиптә теркәмәгән, исәпкә алмаган өчен 500 сум штраф каралган. Тәрәзәләрне чамадан тыш каралтып (тонировкалап) йөрергә яратучыларга 500 сум (элек 100 сум иде) әзерләргә кирәк булачак. Аның өчен хәзер дәүләт номерларын алу каралган. Кагыйдәләрне бозган өчен штраф санкцияләренең артуы дисциплиналы, игътибарлы автомобиль сөючеләрне хафага салмас инде. Ә менә ваемсызларны, кагыйдәләрне санга сукмаучыларны берникадәр "йөгәнләргә" мөмкинлек бирер дип ышанам.

    -Әгәр автотранспортчы юл-транспорт кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәсә, нинди җаваплылык каралган?

    -Бу очракта административ кодексның 20.25 маддәсе нигезендә бирелгән штрафны 30 көн эчендә түләмәгән автотранспортчыга яңадан беркетмә төзелә. Быел шундый 23 бөркетмә төзелде дә инде. Ә 3 автомобильчегә карата 15 тәүлеккә кадәр ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгарылды, 20 шофер штраф суммаларын өчләтә арттырып түләде. Кыскасы, кагыйдә бозарга яратсаң, вакытында штрафын түләргә дә туры киләчәк.

    -Анатолий Николаевич, кышкы салкыннарга да ерак калмады. Ә бу автомобильчеләр өчен шактый катлаулы чор. Бу уңайдан, нинди киңәшләр бирер идегез?

    -Көзге, кышкы чор автомобильчеләр өчен зур сынау, әлбәттә. Ел саен беренче бозлавыкларда аварияләр санының артуы күзәтелә. Җәйге, коры асфальтта йөрергә гадәтләнгән автосөючеләр кышкы юлның үзенчәлекләренә тиз генә күнегә алмыйлар. Бу, бигрәк тә, тәҗрибәсе аз булган машина хуҗаларына кагыла. Кинәт тизлекне арттыру, яисә тормозга басу руль белән идарә итүне югалтуга китерә. Озын-озакка сузмыйча машиналарга кышкы көпчәкләр кидерергә киңәш итәр идем. Бер сәгатькә соңга калганчы, ике көн алдан алыштыру мәслихәт, дип юкка гына әйтмиләр. Сүз уңаенда, балаларны машинага утыртканда махсус утыргычлар кулланырга кирәклеген тагын бер искәртәсем килә. Барлык автосөючеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен, аек булуларын һәм машиналарын төзек хәлдә тотуларын телим. Шул вакытта гына фаҗигаләргә юлыкмассыз, кайгы-хәсрәт күрмәссез, гаиләгездә дә тынычлык булыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: