Туган Як
  • Рус Тат
  • Фәниснең үлеменә кем гаепле?

    -Мондый хәл килеп чыгасын уйламаган да идек шул. Май аенда 34 яшен тутырды, исән-сау ирнең шушы яшендә дөньядан китүе йөрәкне бик әрнетә. Ике яшь балам белән калдым,кызыбыз Ленара быел беренче сыйныфка укырга керде, аның укырга баруын булса да күреп өлгерде әтиебез. Улыбыз Ленарга, ноябрь аенда 4 яшь тула,- дип сөйли...

    Тәнзиләнең янәшәсендә эшләүчеләр дә Фәнис турында: "Бик акыллы иде, тирә-күршегә ярдәмчел булды, эштән арып-кайтуына да карамастан кешегә булышу ягын карады, хәмер эчмәде,тәмәке тартмады"-,диләр. -Эш вакытында да шалтыратып, хатынының хәлен сораша торган иде,-ди Фәридә Бадыкова. Әйе, балаларын, гаиләсен, әти-әниләрен һәм дусларын үлеп яраткан Фәниснең тормыштан бик иртә китүенә бүген дә ышанасы килми. Рәхимсез язмыш аның гомерен фаҗигале төстә чикләде. Юл идарәсендә эшли иде ул. Әлеге оешма коллективы ел әйләнәсе киеренке хезмәт белән яши,җәй сезонында эш күләме тагын да арта.

    21 сентябрь көнне дә Фәнис Миначев һәм тагын ике хезмәттәше, Ульяновск-Цивильск автотрассасыннан Хорновар-Шигали авылына табан керүче юлны төзекләндерүдә эшлиләр.Каһәр суккан күрмеш тә аны нәкъ шунда саклап торган диярсең. Басулардан төшкән сулар агып китсен өчен юл астына куеп калдырылган бер метр диаметрлы торбаның яннарына плитәләр салган вакытта, бер плитә экскаватор элмәгеннән котылып китә. Эшчеләрнең икесе читкә тайпылып өлгерә, ә менә Фәниснең гомере шушы плитә астында өзелә.Хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча координацион советның чираттагы утырышында әлеге фаҗига һәм эш урыннарында хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы турында җитди сөйләшү булды.Кызганычка каршы, юл төзү идарәсендә моңарчы да берничә бәхетсезлек очрагы теркәлгән иде. Май ахырларында бер хезмәткәр кайнар асфальтка егылып тән җәрәхәте ала,икенче берәү 6 август көнне погрузчиктан егылып төшеп баш миен зарарлый. Әлеге оешманың хезмәтне саклау буенча инженеры Нияз Нургалиев та күңелсез хәлләрнең кабатланып торуына борчылып: "Сүз дә юк, иртән эшкә исән-сау кайтуын теләп озаткан кешеңнең өйгә түгел, җәрәхәтләнеп хастаханәгә эләгүе дә гаиләгә зур кайгы-хәсрәт булып төшә. Авыр тән җәрәхәтләре алып имгәнгән эшченең гомере буена гарип булып калуы да бар. Эш урыннарында үлем очраклары да очрый.Шуның өчен без коллективта һәр хезмәткәр белән индивидуаль аңлату эше алып барабыз,техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтәбез.Әмма производстводагы иминлекне тәэмин итү бездән генә дә тормый икән шул. Ходай: "сакланганны саклармын" дигән. Һәр эшче үз-үзенә, үзенең тормышына битараф булмасын иде",- ди ул. Район прокуратурасында Фәниснең үлеме уңаеннан эш кузгатылганлыгын да әйттеләр.Әлбәттә, күп техника, механизмнар эшләгән урында бәхетсезлек очрагы килеп чыгуга мөмкинлекләр дә арта. Әмма, кайбер эш бирүчеләр арасында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләренә игътибарсыз караш та яши.Эшчеләр еш кына шәхси куркынычсызлыкны саклау чаралары белән тәэмин ителми. Агрофирмаларда да моңа хас күренешләрне атарга мөмкин. Совет утырышында җаваплылыгы чикләнгән "Чүпрәле-коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры урынбасары Марат Ханҗәров һәм аграр идарәнең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Дамир Аббазов бу хакта үз фикерләрен әйттеләр. 2002 елдан башлап аграр тармаклардагы бәхетсезлек очраклары- 74, ә үлем-китем очраклары 83 процентка кимегән. Әлбәттә, хисап тоту өчен мондый саннарны атау бәлки кирәктер дә... Әмма һәр "процент"ның артында кеше гомере торуын һич тә онытырга ярамый. Быелның 14 апрелендә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли филиалында булган фаҗига бөтен район халкын тетрәндерде.Терлекчелек фермасы хезмәткәре Фәрит Исмәтов " ТСН" чылбырына эләгеп фаҗигале төстә һәлак була. Дамир Аббазовның әйтүенә караганда, хезмәткәрләрнең саны 50 дән арткан очракта,хезмәтне саклау буенча белгеч билгеләнеп куелырга тиеш. Бу хакта 2006 елның 7 октябрендә кабул ителгән 90 номерлы Федераль законда да ассызыклана. Ә менә "Шәйморза" җәмгыятендә эшчеләр саны 100 дән артык булуга да карамастан, штат буенча белгеч каралмаган. Законның 226 нчы маддәсендә бәян ителгәнчә,продукция җитештерүгә тотылган гомуми чыгымнарның 0,2 проценты хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча чараларга юнәлдерелергә тиеш. Ә менә "Цильна" һәм "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятьләреннән тыш оешмаларда хезмәткәрләрне махсус киемнәр һәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү канәгатьләнмәслек хәлдә. Хәтта хезмәткәрләргә ял итү өчен билгеләнгән бүлмәләр дә башка максатта файдаланыла.

    Сүз дә юк, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен көйләүче хезмәт закончалыклары үтәлергә тиеш.Координацион совет җитәкчесе Илмир Измайлов та залда утыручыларга кат-кат шуны искәртте. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының "эш бирүченең эш урыннарын хезмәт шартлары буенча аттестацияләргә тиеш булуын таләп итте. Шуны да онытырга ярамый, Кодексның 223 маддәсе буенча хезмәтне саклау таләпләре нигезендә хезмәткәрләргә санитар-көнкүреш һәм савыктыру-профилактик хезмәтләр күрсәтүне дә җайга салырга вакыт.

    -Авыр эштә һәм зыянлы, куркыныч хезмәт шартларында , шулай ук транспорт хәрәкәте белән бәйле булган урыннарда эшләүчеләр ел саен үтәргә тиешле медицина күзәтүләрен узмау-Кодексның 213 маддәсен бозу булып санала. Эш урынында хезмәтне саклау, сәламәтлеккә зыян килү куркынычы һәм аларга бирелергә тиешле компенсацияләр һәм шәхси саклану чаралары турында мәгълүмат белән хезмәткәрләр таныш булырга тиеш,- дип ассызыклады "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча Буа районы һәм Буа шәһәре территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов.

    Әйе, киңәшмәләрдә, утырышларда бу хакта күпме сөйләнсә дә, җан тәслим кылган кеше кире кайтмас шул инде. Эшчеләргә карата булган гамьсез карашны бетерүдә профсоюз оешмалары да үз сүзен әйтергә тиеш.

    Фәниснең үлеме буенча тикшерү комитеты тарафыннан бүген ачыклаулар, тикшерүләр алып барыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: